Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балалар бакчасына түләү артмый... әлегә

Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга...

Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга түгелме соң?!
Бүген ай саен әти-әниләр бакча өчен 2800 сумнан алып 5 000гә кадәр түли. Баланың яше, аның тәрбиячеләр карамагында ничә сәгатькә калдырылуы, бакчаның категориясе - тәрбия йорты өчен түләү суммасы шуларга карап билгеләнә. Бу көннәрдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан имзаланган Министрлар Кабинеты документындагы саннарны күргәч, әти-әниләр шаккатты.
Әлеге карарда мәктәпкәчә белем оешмасының көненә ничә сәгать эшләве (3 сәгатьтән алып тәүлек буе эшли торган бакчалар), баланың яше (2 айдан алып 7 яшькә кадәрге) һәм гаиләдәге балалар (өч баладан азрак һәм өчтән күбрәк нәни тәрбияләүчеләр) саныннан чыгып уртача түләү суммалары күрсәтелгән. Татарстанда иң зур таралыш алган 10,5 һәм 12 сәгатьлек төркемнәр - таблицаның иң ахырында. Шуңа да беренче күз төшкән суммалар аптырашта калдыра: 813, 581, 524 сум... Өч баладан күбрәк булганнарга исә түләүләр тагын да кимрәк. Җентекләбрәк карый башласаң, әлеге суммаларның 3, 4 сәгать эшли торган бакчаларга кагылуын аңлыйсың.
Әйткәнебезчә, безгә кирәкле суммаларны таблицаның иң ахырыннан эзләргә кирәк. Әлеге саннардан күренгәнчә, 10,5 сәгать эшли торган ясле төркеме өчен уртача түләү бәясе 1633 сум. 3-7 яшьлекләр өчен шул ук режимда хезмәт күрсәткән төркемнәрдә 1512 сум. 1-3 яшьлекләрне 12 сәгать тәрбияләү - 1809, 3-7 яшьлекләрне карау 1647 сум дип бәяләнгән.
Туктагыз әле, бу саннар да чынбарлыктан ерак түгелме соң?! Әти-әниләр бүгенге көндә 3-5 мең тирәсе түли, дидек бит. Социаль челтәрләрдә дә әлеге саннарның "нинди күктән" алынуын аңлый алмыйча фикер алышалар. "Каян соң мондый суммалар? Кичә генә һәрбер балага 2800әр түләп кайттым. Өстәвенә, без бакчага бу айда ике көн генә бардык", - дип яза Алия Газизова.
"Нинди тузга язмаган әйбер соң бу! Ай саен 3 мең сум түлим. Бу әле өстәмә түгәрәкләрне, сак хезмәте, төрле театр-фотога төшү өчен түләүләрдән тыш", - дип ачуын яшерми тагын бер әни. Һәм мондый комментарийларны санап бетерерлек түгел.
Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Министрлар Кабинеты һәм реаль түләү кәгазьләрендәге суммаларны чагыштырып утыру, гомумән, мәгънәсез ди.
- "Баланы карау һәм тәрбияләү өчен УРТАЧА түләү күләме" дигәне әти-әниләрдән балаларын бакчага йөртү өчен түләнгән сумманы аңлатмый. Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан ел саен кабул ителгән әлеге карар субсидияләр түләнгәндә нигез итеп алына торган суммаларны билгели. Уртача түләү никадәр күбрәк, шулкадәр компенсация күләме дә зуррак, - дип аңлаттылар министрлыкта.
Чыннан да, бүген нарасыйларын балалар бакчасына йөртүче әти-әниләр җилкәсенә төшкән йөкне җиңеләйтү өчен федераль субсидия һәм республика күләмендә билгеләнгән өстәмә субсидияләр бирелә. Әйтик, үзәк казна беренче балага бакча өчен түләүнең - 20 процентын, икенче балага - 50 процентын, өченчесенә 70 процентын кайтара. Республика субсидиясе исә, гаиләнең матди хәленә карап, ягъни бер кешегә туры килгән керем күләме 20 мең сумнан артмаса гына бирелә.
Әмма компенсацияләр бирелгәндә, әти-әниләр чыгымланган сумма тулы күләмдә алынмый, ә нәкъ менә "УРТАЧА түләү күләме" төп күрсәткеч булып тора. Димәк, Министрлар Кабинеты карарындагы әлеге саннар нәкъ менә субсидияләр билгели торган социаль яклау органнары өчен әһәмиятле.
Болай булгач, уртача түләү күләменең артуы субсидия алучы әти-әниләргә файдага гына. Димәк, компенсацияләр күләме дә үсәчәк дигән сүз бит. Әмма әлеге арту бик аз гына күләмдә булып чыкты. Әйтик быел гамәлдә булган карарда 10,5 сәгатьлек ясле төркеме өчен уртача түләү күләме 1509 сум ( киләсе елдан арту 124 сум), 12 сәгать эшләүчесе 1672 сум (арту 137 сум), 10,5 сәгатьлек 3-7 яшьлекләр төркемендә әлеге суммалар 1397 сум (арту 115 сум), 12 сәгатьлек төркемнәрдә 1522 сум (арту 125 сум) тәшкил итә иде.
Димәк, компенсацияләрне көрәк белән көрәп алырбыз дип өметләнәсе юк. Субсидия-компенсацияләр арттырылу белән, гадәттә, бәяләрнең икеләтә өскә үрмәләвен исәпкә алсаң, яңа елдан "яңа бүләкләр" кабул итәргә туры килмәгәе..
чыганак: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/actual-tema/?id=3337

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев