Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балалар кайда күбрәк туа – шунда авыл саклана

Авылда иң кадерлесе - кеше. Бу фикерне Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов еш кабатлый. Юкка түгел, авыл картая, халык саны елдан-ел кими, дип борчыла ул. Эш көчендәгеләрнең дә шактые читкә китеп эшләп йөри. Ләкин шунысы мәгълүм: авылда яшәү шартлары яхшырганнан-яхшыра бара. Монысын да инкарь итеп булмый. Авылда эш табу...

Авылда иң кадерлесе - кеше. Бу фикерне Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов еш кабатлый. Юкка түгел, авыл картая, халык саны елдан-ел кими, дип борчыла ул. Эш көчендәгеләрнең дә шактые читкә китеп эшләп йөри. Ләкин шунысы мәгълүм: авылда яшәү шартлары яхшырганнан-яхшыра бара. Монысын да инкарь итеп булмый.
Авылда эш табу җиңел түгел, анысы. Дөресрәге, сайлау мөмкинлеге зур түгел. Әмма авыл эшсезләрне сөйми - монысы хак. Түке җирлегенең эш яшендәге кешеләренең биштән бере "Әнәк" агрофирмасында хезмәт куя. Биштән бере генә, дип басым ясалды. Чөнки агрофирма эленке-салынкы йөрүчеләрне, начар гадәтләре булганнарны эшкә алу яклы түгел.
- Безнең җирлектә 757 кеше теркәлгән. Туучы балалар да, пенсиягә чыгучылар да кимеп бара. Читкә китеп эшләүчеләребез шактый. Ә эшсез саналган кешеләр саны 37гә җитә. 32се - ир-атлар. Аларның барысын да бөтенләй үк эшсез, дип әйтмәс идем, күбесе төзелешләрдә катнаша, тик ниндидер бер урында теркәлеп эшләми. Моның бер начар ягы бар: андыйларның пенсиягә чыгу өчен стажлары җыелмый. Икенчедән, керем алсалар да, салым түләмиләр, шуңа күрә пенсия кертемнәре дә тупланмый. Законнар үзгәреп тора, хәзер пенсиягә чыгуның бер шарты - 15 ел хезмәт стажы булу кирәк, - дип, җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов авылдашларының киләчәге өчен борчылуын белдерде.
- Түке җирлегендә төзелеп, колачлы эшчәнлеген җәелдергән кошчылык комплексында безнең җирлектән 3 кенә кеше эшли. Ә теләүчеләр күбрәк, - дип, алар үзләрен борчыган проблемаларга тукталдылар. Тирә-як һавага начар ис таралуына да ризасызлыкларын белдерделәр.
"Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев әлеге борчулы мәсьәләгә берникадәр аңлатма бирде:
- Кош тизәген озаклап бер урында җыеп тотмыйбыз, тизрәк басуга таратырга тырышабыз. Ул кыйммәтле ашлама булып санала.
Түке авыл җирлеге, чынлап та, табигатьнең табигый байлыгы мул булган, иң гүзәл урыннарының бер җирендә урнашкан. Табигый болыннары терлек асраучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек. Узган ел җирлек халкы сөт сатудан 7 млн. сум табыш алган. Аеруча, Зөбәрҗәт Нуртдинова, Алисә Шәрипова гаиләләре сөт сатуның өстенлекләрен күргәннәр.
Сыер асраучы хуҗалыклар саны кимесә дә, берничәшәрне асраучылар тапшырган продукция бәрабәренә авылларда сөт җитештерү кимеми.
- Авылның күпләп эре мал асраучылар санын тагын да арттырырга мөмкинлекләре зур. Эш көчендәге гаиләләрне терлек асрарга чакырыр идем. Файдасы бар. Ләкин иренмәскә генә кирәк. Соңгы елларда дәүләт андыйларга ярдәм итү ягында. Мини-ферма төзү өчен кире кайтарылмый торган 200 мең сум субсидия бирү - шуның бер мисалы. Ә гаилә фермасы булып теркәлүчеләргә ярдәм тагын да зуррак. Технологик җиһазлар алу өчен аерым программаларда катнашып, финанс булышлыгы алырга мөмкин. Шулай ук узган ел 1 сыерга - 3 мең, 1 кәҗәгә 1 мең сум күләмендә акчалар бирелде. Дәүләт программалары белән танышып барырга, тәвәккәлрәк булырга киңәш итәр идем, - дип, Рамил Мирхаҗиян улы авыл кешеләрен яңалыклардан артта калмаска чакырды.
Эшлим дигән кешегә "Әнәк" агрофирмасы җирлектә иң уңайлы предприятие булып тора. Хезмәт хакы вакытында түләнә, күләме дә начар түгел. Агрофирма үз эшчеләренең тормыш-яшәешен кайгыртуны кирәк санап, мал азыгы белән дә даими тәэмин итеп тора. Ләкин биредә куәтле техника белән идарә итәргә алынучы механизаторлар һәм башка эшче көчләр җитми. "Әнәк" агрофирмасы ел саен мал саннарын арттыра барып, үзенең бүлекчәләрендә терлекчелекне аякка бастырып килә. Фарис Фәтхиев шикәр чөгендере үстерү турындагы планнары белән дә уртаклашты.
Читтә яшәсәләр дә, туган авылларына булышып торучы якташларының һәм шушы җирлектә төпләнеп калган авылдашларының һәммәсен дә диярлек аерым-аерым санап чыгып, җылы сүзләрен җиткерделәр. Татар халкына хас ярдәмчеллек, игелекле гамәлләр сүнми-сүрелми - менә шунысы аеруча күңелгә якын.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев райондагы эшчәнлек белән таныштырганда, Түке җирлегенә кагылышлы мәсьәләләргә аерым тукталды. Болар - мәктәпне, балалар бакчасын саклап калу, ФАПларны белгечләр белән тәэмин итү, авылларны сулы-юллы итү. Илфак Шамил улы әлеге мәсьәләләрнең чишелеш юлларын бергәләп ачыкларга чакырды, авылларда бала тууны арттырырга, яшь буынны киләчәктә авылда калдырырлык итеп тәрбияләргә, дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәргә кирәклекне төшендерде. Бер үк вакытта кулланган су, түккән чүп өчен түләүләр кертелү турындагы яңалыклар белән дә таныштырды.
Чыгыш ясаучыларның сүзләрен куәтләп, Фарис Фәтхиев яшьләрне авылда калырга чакырды.
- Безгә яшьләр эшкә килсеннәр иде, - диде ул. - Авылларыбыздагы эшчәнлекне, тормышны җанландырасыбыз килә. Без кайбер чакны канәгатьсезлек белдерергә яратабыз. Тик шуны онытмасак иде: бөтен нигъмәтләребезне, бөтен байлыгыбызны безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Һәрвакыт Аллага шөкер дип әйтергә кирәк. Яшьләргә авылда йорт салу буенча күпмедер ярдәм итәргә тырышабыз. Тормышыбызны ямьләп торучы балаларыбыз, оныкларыбыз үзебезнең янда булсыннар. Хәзер шәһәрдә яшәү дә җиңел түгел. Читтән кемнедер чакырып эшләтәсе килми, үзебезнең җирлектә туып-үскәннәрне эш белән тәэмин итә алсак, күңелебез тыныч булыр иде. Дөньяларыбыз тыныч булып, бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев