Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балалар сәнгать мәктәбендә–яңа җитәкче

Әлеге вазыйфага Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде.

28 май көнне  Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов,  Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров Балалар сәнгать мәктәбе коллективына яңа директорны тәкъдим иттеләр. Әлеге вазыйфага Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде. 

Моңа кадәр “ТР Актаныш муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе” белән  Гөлназ Сәгыйтҗан кызы Вәлиева җитәкчелек иткән иде. 

Безнең белешмә: Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов  ( Мөхәммәт Мирза) — татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2005-2012). 2012-2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының, 2014-2017 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев