Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балаларның җәйге ялы планлаштырыла

Агымдагы елда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы ТР Министрлар Кабинетының һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең "2015 нче елда Актаныш муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру һәм аларны сәламәтләндерү турында"гы карары нигезендә оештырылачак. Быел 20 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 680 баланың ял итүе күздә тотыла....

Агымдагы елда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы ТР Министрлар Кабинетының һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең "2015 нче елда Актаныш муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру һәм аларны сәламәтләндерү турында"гы карары нигезендә оештырылачак.
Быел 20 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 680 баланың ял итүе күздә тотыла. Әлеге лагерьларда балалар кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Махсус программа нигезендә төрле чаралар үткәрелә, уеннар оештырыла.
Мәктәп яны лагерьларына юллама бәясенә килгәндә, ул 2885 сумны тәшкил итә, бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен ата -ана взносы бәянең 15%на тәңгәл, ягъни 432 сум.
Хезмәт лагерьлары исә 13 мәктәптә эшләячәк. Аларда 400 бала йөриячәк. Әлеге лагерьлар түләүсез. Аларга 14 яше тулган һәм аннан зуррак балалар йөри ала. Биредә алар яшьләренә туры килгән хезмәт белән мәшгуль булачаклар.
"Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагере, башка еллардагы кебек үк, быел да дүрт сменада эшләячәк. Әлеге лагерьнең җитәкчесе булып, Артур Галиәхмәтов тора.
Беренче смена "Белем-Бүләк" дип атала. Ул 1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Икенче смена -"Сәләтле" сменасы, ул 23 июньнән 13 июльгә кадәр эшләячәк.
Өченче смена - "Бәхетле балачак" сменасы, 17 июльдән 6 августка кадәр дәвам итә.
Дүртенче смена - "Бүләк-спорт" сменасында балалар 10 августтан 27 августка тикле ял итәр дип планлаштырыла.
Бәяләргә килгәндә, 21 көнлек лагерьга бер бала өчен юлламаның бәясе 14078 сум. Әти-әниләре бюджет системасында эшләүчеләрнең балалары өчен юллама бәясенең 2111 сумын ата-ана күтәрә, калганы дәүләттән субсидия булып кайта. Спорт сменасына йөрергә теләгән балаларга бәяләр икенче төрле. Аларның тулы юллама бәясе 10269сум булса, шуның 1813 сумын әти-әниләргә түләргә туры килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев