Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Балаларыбыз, багалмаларыбыз

Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме -барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам іәркемне...

Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме -барысы да үз иркеңдә.
Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам іәркемне үзенә дәшә. Әз генә саксызлык күрсәтү дә гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин.
Җәйге чорда балаларның тормыш иминлеген саклау - һәр ата-ананың, һәр тәрбияченең, һәр сыйныф җитәкчесенең иң зур бурычларыннан берсе. Тормыш мәшәкатьләрен сылтау итеп, без - өлкәннәр үзебезнең газизләребезне бер генә минутка да күз уңыннан җибәрергә тиеш түгелбез.
Балаларның ялларын файдалы іәм күңелле итеп үткәрү өчен каникулның беренче көненнән үк мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. "Бүләк" ял һәм сәламәтлек аланы да үзенә дусларын җыйды. Анда ял иткән вакытта балалар ныклы күзәтү астында, гомерләренә куркыныч та янамый. Ләкин өйдә генә әти-әниләре, авылларда әби-бабалары янында ял итүче балалар да күп. Аларны инде күзәтүдә тоту, тормыш иминлекләрен кайгырту тулысынча әти-әниләргә, әби-бабайларга йөкләнә.
Бүгенге язмабызда исә район җирлегендә балаларның тормыш иминлеген кайгырту буенча ниләр эшләнгәнлеген белергә теләп, кайбер җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттек.
Ләйсән Нурлыева, район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе:
Без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, өйрәнгәннәрне уен рәвешендә гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез.
Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлатуга һәм башкаларга игътибар итәбез. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, күрсәтмәлекләр, дидактик һәм өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлеге аңлатыла. Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген төшендерәбез.
Җәйге чорда транспортта ачык тәрәзәдән башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз, баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү очрагын кисәтәбез. "Сак бул, ачык тәрәзә!" республикакүләм акциясе старт алды. Бу юнәлештә төп җавапчылык ата-аналарга йөкләнә.
Татарстан Республикасының 71нче законы нигезендә 18 яше тулмаган яшүсмерләргә җәйге чорда кичке сәгать 11дән соң урамда үзләренә генә йөрергә ярамаганлыгын мәктәпләрдә ел дәвамында аңлатабыз.
Укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан инструктажлар үткәрелде, ата-
аналар җәйге чорга балаларның иминлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, имзалар куйдылар.
Җәйге чор юл-транспорт һәлакәтләренең күплеге белән дә аерылып тора. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика мәгълүматларына караганда, июньнең 25 көнендә генә дә юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 316 һәлакәт теркәлгән.
Нәтиҗәдә, 40 кешенең гомере өзелгән, 388 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Безнең район җирлеге буенча ел башыннан 18 юл-транспорты һәлакәте булып, аларда 20 кеше (шуның икесе бала) тән җәрәхәтләре алган, 4 кешенең (берсе бала) гомере өзелгән. Мондый фаҗигаләрдә балаларның гомере өзелү аеруча аяныч.
Радик Харисов, ЮХИДИ инспекторы:
- Быелгы җәй чорында аварияләр артканнан-арта бара. Күптән түгел барыбызны да тетрәндергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда бер баланың гомере өзелде. Каникул вакытында балалар урамда велосипед, мотоцикл, скутер белән йөрергә яраталар. Минем ата-аналарга, балаларыгызны урамда йөрткән вакытта игътибарлы булыгыз, диясем килә.
Велосипедларда, мотоциклда, скутерда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар иде. Велосипед белән транспорт юлында йөрмәсеннәр. Болар хакында даими аңлатулар алып барсагыз иде. 16 яше тулып, йөртү таныклыгы алган яшүсмерләргә генә скутерда, мотоциклда йөрергә рөхсәт ителә.
ЮХИДИнең өлкән инспекторы, пропаганда бүлеге җитәкчесе Илдус Имамразыевтан балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары булу- булмавы белән кызыксындык.
- Мәгълүм булганча, 14 яше тулган яшүсмерләр генә велосипед белән транспорт юлында йөри ала. Ә яше тулмаганнарга әти-әниләре күзәтчелегендә балалар мәйданчыкларында, тротуарларда йөрергә рөхсәт ителә. 14 яше тулмаган балаларның транспорт юлында йөргәне ачыклана икән, ул балага карата махсус карточка тутырылып, аның кагыйдә бозганлыгы турында үзенең укыган мәктәбенә хәбәр ителә. Анда укытучылар тарафыннан бала белән сөйләшүләр алып барыла, кисәтү ясала. Әгәр икенче тапкыр да эләгә икән, ул вакытта балага беркетмә төзелеп, эше районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә җибәрелә.
15 майдан 15 июньгә тикле "Игътибар: Балалар!" операциясе үткәрелде. Аның барышында тиешле таләпләрне үтәмәгән, 14 яше тулмаган 18 велосипедчыга іәм юлны җәяүлеләр өчен махсус урыннардан чыкмаган 8 балага беркетмә төзелеп, карточкалары мәктәпләргә җибәрелде. 15 июньнән соң да 4 велосипедчы яшүсмергә, 3 җәяүле балага беркетмә төзелде. Минем дә әти-әниләргә балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен даими аңлатып торыгыз, үзегез дә үрнәк күрсәтегез, диясем килә.
Ания Ахунова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы:
Җәйге чорда балалар катнашындагы җинаятьләр саны арту күзәтелә. Шунлыктан без, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлары, балаларның тәртипсезлекләрен булдырмау буенча төрле профилактик эшләр алып барабыз. Аның беренчесе - "Яшүсмер" дигән операция. Аның барышында төрле рейдлар үткәрдек, профилактик исәптә торучы яшүсмерләрнең җәйге чорда нәрсә белән шөгыльләнүләре тикшерелде. Без балигъ булмаган балалар белән генә түгел, ә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән гаиләләр белән дә эшлибез.
Районда шундый 41 гаилә бездә профилактик исәптә тора. Аларда 68 бала тәрбияләнә. Күптән түгел районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары белән әлеге гаиләләрдә булып, тормыш шартлары белән таныштык. Үзегез белгәнчә, каникул вакытында балаларга күзәтчелек кими.
Шуны истә тотып, кичке клубларга рейдлар үткәрәбез. Балаларның анда нәрсә белән шөгыльләнүләрен карыйбыз. 71нче законның үтәлешен тикшерәбез. Кичке сәгать 11 дән соң өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда йөргән 20 яшүсмер ачыкланып, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылды. Әти-әниләр, әби-бабайлар, балаларыгызның кич кайчан чыгып киткәнен, кайчан кайтканын, кем белән аралашканын ныклы контрольдә тотсагыз иде.
Каникулга чыккач кына да районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлде. Болар велосипед урлау очраклары. Мөмкинлектән файдаланып, шуны да әйтәсем килә, велосипедларыгызга үзегез хуҗа була белсәгез иде. Аларны теләсә кайда караучысыз калдырмагыз. Кайсы гына подъездны алсаң да, ташлап калдырылган велосипедларны күрергә туры килә. Алар яшүсмерләрнең күзен кызыктыра, нәтиҗәдә, җинаять кылырга этәрә.
Җәйнең кызу көннәрендә олысы да, кечесе дә су буйларына агыла. Рәхәтләнеп су кереп, кояшта кызынып калырга тырыша. Ләкин су керүнең дә үзенең таләпләре бар. Аларны үтәмәгәндә, аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә кирәк. Башкаларына исә "Су коену тыела" дигән язулар куелырга тиеш. Ләкин безнең халык ярамыйга карамый дигән гыйбарәне өстен күрә. Кайда күңеленә хуш килгән сулыклар бар, шунда су керә.
Статистика мәгълүматларына караганда, ел башыннан республика сулыкларында 62 кешенең гомере өзелгән, шуларның 4се - балалар. Узган елның шушы вакытында бу саннар 49 іәм 4 булган. Безнең район җирлегендә быел ике кешенең гомере суда өзелде. Бәхеткә, алар арасында балалар юк.
Илназ Закиров, Татар Суыксуы авылында урнашкан янгын посты җитәкчесе:
- Беркайчан да ашыгып суга кермәскә кирәк. Кызган тән белән, йөгереп барып суга керсәң, кинәт кенә көзән җыерырга мөмкин. Шуны да истән чыгармау зарур: балаларның үзләрен генә су буйларына җибәрмәгез һәм суга кертмәгез. Мөмкинлектән чыгып, су асты тигезрәк булган урыннарны сайлагыз.
Шулай ук, янгын куркынычсызлыгы буенча да тукталып китәсем килә. Күп очракта янгыннарның төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү - тузган электр чыбыклары, төзек булмаган электр җиіазларын куллану тора. Табигать кочагында ял иткәндә учак ягып, шашлык пешерүчеләр дә күп. Араларында кайтып киткәндә учакларын сүндермичә китүчеләр дә бар. Бу инде зур янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Үз артыгыздан учакны балчык белән күмеп, яисә су сибеп сүндереп китегез, диясем килә. Өйләрдә, ихаталарда балаларның буе җитә торган урыннарда шырпылар калдырмагыз. Алар бик кызыксынучан. Ут белән уйнап, янгын чыгармаслар дигән гарантия юк.
Әле җәйнең бер генә ае үтте. Алда тагын ике ай вакыт бар. Күз карасыдай кадерле балаларыбызның тормыш иминлеген кайгыртыйк, аларны игътибардан читкә җибәрмик. Ә балаларга, яшүсмерләргә әйтәсе килгән теләгебез: тыелган җимеш татлы була дигән гыйбарәне онытып, кыласы іәр гамәлегезне уйлап эшләсәгез, өлкәннәрнең үгет-нәсихәтләренә колак салсагыз, үзегезнең эне-сеңелләрегезгә дә күз-колак булсагыз иде. Каникулларыгызны хәвеф-хәтәрләрсез генә үткәрергә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев