Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бамперга "бәрелгән" өмет яки берьяклы хәрәкәт - шофёрларга бик рәхәт (+ФОТОЛАР)

17 февральдән машиналар, барыбызга да Универсам һәм КБО арты буларак таныш маршрутта, кунакханәгә таба юнәлештә берьяклы хәрәкәт итә башлаячак, ягъни бу өлешкә "Берьяклы хәрәкәт "("Одностороннее движение") юл билгесе урнаштырылачак дигән хәбәрне без актанышлыларга 1 февраль көнне үк ирештергән идек. Үзебезчә, белеп торсыннар, штрафка тартыла күрмәсеннәр дип. Әмма халык бездә тотып...

17 февральдән машиналар, барыбызга да Универсам һәм КБО арты буларак таныш маршрутта, кунакханәгә таба юнәлештә берьяклы хәрәкәт итә башлаячак, ягъни бу өлешкә "Берьяклы хәрәкәт "("Одностороннее движение") юл билгесе урнаштырылачак дигән хәбәрне без актанышлыларга 1 февраль көнне үк ирештергән идек. Үзебезчә, белеп торсыннар, штрафка тартыла күрмәсеннәр дип. Әмма халык бездә тотып карамый ышанмый булып чыкты.
17 февральдән соң Универсам һәм КБО артында машиналар үзләре өйрәнгән юлдан хәрәкәт итүләрен дәвам итте. Сорау туа: бу юл билгеләре район халкы өчен түгелме соң? Әллә "кирпеч" билгесе күренмиме ул урында? Алай дисәң, күргән кеше күрә инде.
ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре дә, мөгаен, бу башбаштаклыкка берара аптырагандыр. Полиция автомобилен күрә торып та, юл кагыйдәсен бозучыларны күргәч, әллә болар машина белән идарә итүгә таныклыкларын сатып кына алганмы соң дип тә уйлап куйдык. Җәмәгать, "Берьяклы хәрәкәт"("Одностороннее движение") билгесе торган урында машиналар бер якка гына хәрәкәт итәргә бурычлы. Бу очракта Универсам артыннан кунакханә ягына таба гына.
Билгеле, акчагыз күп булса яки алты ай җәяү генә йөрисегез килсә, рәхим итеп универсам юнәлешендә килеп, Ленин урамына да чыга аласыз! Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре моны ошатмаячак. Ленин урамына тиеш түгел урыннан килеп чыгып, юл һәлакәте китереп чыгару куркынычын да онытмасагыз иде.
28 февраль көнне ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре махсус шушы урынга рейдка чыкты. Карар үз көченә кергәнгә дә ике атнадан артык вакыт үткән - инде кагыйдә бозмыйдыр шофёрлар дигән өметебез беренче машина бамперына ук бәрелеп чәлпәрәмә килде. Бозып кына калмыйлар, әле үзләренең "хаклы" булуларын да дәлилләмәкче булалар машина йөртүчеләр. Иң кызыгы, гүзәл затларыбызга "диңгез тубыктан" булып чыкты. Иминлек сагында торучыларны сүгеп ташлаучылар да булды хәтта. Аларның гаебе нинди соң? Алар нибары хезмәт бурычын гына үтиләр бит.
Кыскасы, әлеге рейд нәтиҗәсендә законга буйсынырга теләмәгән тимер ат хуҗалары саллы штраф белән "бүләкләнде". Беренче тапкыр кагыйдә бозучыларга ул 5000 сум, икенче тапкыр эләксәгез инде, уңайлырак аяк киеме барлап куегыз. 6 ай җәяү йөргәндә, аның һичшиксез файдасын сизәчәксез!
Ә рейдлар, җәмәгать, алга таба да дәвам итәчәк. Район мәдәният йорты яки мунча яклап урап чыксагыз, акчагыз да янчыгыгызда калачак, нервларыгыз да бозылмаячак. Иң мөһиме, алга таба да дүрт тәгәрмәч өстендә хәрәкәт итәчәксез! Имин юллар һәммә барчабызга да!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев