Актаныш

Бар теләк: сыйфатлы һәм тизрәк

Районыбызның кайсы гына басуына барма - кырмыскалардай хезмәт куючы игенче-механизаторларны күрергә мөмкин. Барысын да бер теләк берләштерә шул: тиз арада сыйфатлы итеп чәчүне башкарып чыгу. "Чишмә" хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шул ният белән яна. Әлеге хуҗалыкта да чәчүгә 28 апрель көнне чыкканнар. Ике бригадада да чәчү тулы көченә бара. Без беренче...

Районыбызның кайсы гына басуына барма - кырмыскалардай хезмәт куючы игенче-механизаторларны күрергә мөмкин. Барысын да бер теләк берләштерә шул: тиз арада сыйфатлы итеп чәчүне башкарып чыгу. "Чишмә" хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шул ният белән яна.
Әлеге хуҗалыкта да чәчүгә 28 апрель көнне чыкканнар. Ике бригадада да чәчү тулы көченә бара. Без беренче бригада эшчәнлеге белән якыннанрак таныштык. Бригадирлары Мөдәрис абый Хәмитов һәр хезмәткәре хакында хөрмәт белән бәйнә-бәйнә аңлатып үтте.
- 28 апрель көнне Таһир Гыйзетдинов агрегаты чәчүне башлап җибәрде. Иң элек 120 гектарлы басуга арпа чәчтек, - ди ул. - Аннан инде 60 гектарда солы, хәзер тагын арпа чәчәбез.
Таһир Гыйзетдинов МТЗ-1221 тракторына СЗП-3.6 чәчкече тагып, арпаның "Багрец" сортын чәчә иде. Үзе белән якыннанрак танышырга, фикерләре хакында кызыксынырга теләвебезне белгәч эшеннән дә теләр-теләмәс кенә бүленде ул. Кадерле вакытын алуыбызга гафу үтенеп, сораштыра башладык.
- Әлеге хуҗалыкта 1984 елдан бирле эшлим. Һәр елны чәчүне аерым бер дулкынлану белән көтеп алабыз. Кышын техниканы яхшылап әзерләп куябыз. Чәчелгән һәр гектар өчен сөенеп йөрибез. Инде яңгырлар да явып, орлыклар тигез булып шытып чыксыннар, игеннәребез күкрәп уңсын дип телибез. Орлык, ашлама, ягулык белән проблема туганы юк. Ашау оештырылган. Эшләргә дә эшләргә, - дип, тиз генә тракторына утырып китеп тә барды ул.
Таһир абыйның чәчүчеләре Нияз Ганиев белән Айдар Сәлимгәрәев күзләрен бер генә минутка да чәчкечтән алмыйлар. Аның тыгылып, орлыкларның буразнага төшми калуына юл куярга ярамаганын алар бар күңелләре белән аңлыйлар. Чөнки иген уңышы шуннан да тора бит. КамАЗ машинасы белән орлык ташучы Илнар Харисов, ГАЗ-53 машинасы белән ашлама ташучы Марат Закировның да һәр минуты санаулы. Чәчүдә өзеклек тудырырга ярамый.
Бригаданың икенче чәчүчесе Илнур Хөснимәрдәнов Челленджер тракторын иярли. Шуңа ДМС чәчү комплексы тагып, кырлардагы буразналарга орлыкларны иңдерә ул.
- Көненә 80шәр гектар мәйданда эш башкара, - диде аның хакында Мөдәрис абый.
Икенче бригадада хезмәт куючы Гавис Латыйпов МТЗ-1221 тракторына СЗП-3.6 чәчкече тагып, бодай орлыклары чәчкән. 80 гектарлы бодай басуында эшен төгәлләгәч, люцерна чәчүгә керешкән ул.
Чәчүдә катнашучы игенче-механизаторларга алдан ук хезмәт хаклары хакында аңлатып куелган. Шуның өчен һәрберсе чәчү тирәнлеген һәм нормаларын саклап эш итәргә омтыла. Көннәр болай матур торса, чәчүне 9 майларга төгәлләргә җыенабыз, диләр.
2 май көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә "Башак", "Тамыр", "Саф" хуҗалыкларының басуларын карадылар. Чәчү барышы, яңа җир эшкәртү һәм чәчү агрегатларының эшләве белән таныштылар. Көзге культура уҗымнарының торышына анализ ясап, кайсы басуларны бозып кабат чәчәргә кирәклеген ачыкладылар. Сирәгәйгән люцерна басуларын да тиз арада тырмалап, өстәп чәчәргә кирәклеген ассызыкладылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: