Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк

Амбарларга икмәк төягән олаулар кайта башлады. Алтын-сары көшелләрдән таудай өелгән бөртекләр күзне иркәли: икмәк байлыгы, икмәк куанычы! "Тамыр" хуҗалыгында бүген арпа басуларында эш кайный. Хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев әйтүенчә, 600 гектар мәйданда чәчелгән арпа 32 ц уңыш белән чыга, кайткан икмәк шундук иләп, киптереп, урнаштырып барыла икән. - Әлегә...

Амбарларга икмәк төягән олаулар кайта башлады. Алтын-сары көшелләрдән таудай өелгән бөртекләр күзне иркәли: икмәк байлыгы, икмәк куанычы!
"Тамыр" хуҗалыгында бүген арпа басуларында эш кайный. Хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев әйтүенчә, 600 гектар мәйданда чәчелгән арпа 32 ц уңыш белән чыга, кайткан икмәк шундук иләп, киптереп, урнаштырып барыла икән.
- Әлегә арпаны турыдан алабыз, әмма кайткан икмәк юеш. Шуңа хуҗалыкның өч киптерү җайланмасы туктаусыз, төнлә дә эшли. Арпа артыннан ук башка бөртеклеләр дә тигез өлгереп килә, җитешергә генә кирәк, - ди Нияз. Көне булса, эшенә җитешерләр анысы. Көннәре бозылмасын.
Икмәкне үзләрендә киптерү кадәресе - олы бер сөенеч. Читкә илтеп тапшыруга караганда, киптергечләрне тоту, төзәтеп тору зур чыгымнар сораса да, файдалы - икмәкнең кыйммәте кимеми, транспорт кытлыгы янамый. Урып-җыюлар башланганчы "Тамыр" хуҗалыгы егетләре көче белән орлык чистарту-киптерү комплексларын яңартканнар, 30 тонна икмәк чистартуга сәләтле яңа универсаль чистартучы машина алганнар, АВМда капиталь төзекләндерүгә тиң зур эшләр башкарылган. Болар хакында безгә механикалаштыру буенча җаваплы Илфак Сафиуллин сөйләде. Хуҗалыкның икмәк саклау урыннары, амбарлар исә җитәрлек.
Көзге чәчүгә дигән орлык белән Габитҗан Әхмәтов белән Фарис Зәкиев эшли - 40 тонна орлыкның яртысын агулаганнар инде.
Кайтасы яңа икмәк өчен амбарлар әзерләп куелган. Шунда эшләүче хатын-кызлар белән танышабыз. Лениза Сабирова - биредә иң озак хезмәт куючылардан.
- Ел әйләнәсе шушында, икмәк арасында инде: язгы чәчүдә орлык агулыйбыз, төяп җибәрәбез, коелганын себереп, чистартып торабыз. Урып-җыю башлангач, тагын шул ук көрәү-себерү безнең өстә. Сөенеп, икмәкләр күп булгач кинәнеп эшлибез, - ди ул.
Амбар алды хезмәтенә авылда бюджет системасында эшләүчеләрне дә, мәктәп укучыларын да җәлеп иткәннәр. Социаль хезмәткәр Зөһрә Әхмәтова көнаралаш монда икән, график нигезендә шулай бүленгәннәр. Актаныштан әби-бабаларына кунакка кайткан Нәзирә Хөсәенова өчен тәүге хезмәт чыныгуы бу. IX сыйныфны тәмамлаган кыз укуын калада дәвам итәргә уйлый, ә монда алган хезмәт хакын яңа киемнәр алуга тотарга ниятли.
Хезмәт хаклары турында исә, кемнән генә кызыксынсак та, канәгать, диделәр. Хуҗалыкта 35 ел шофер булып эшләүче Илшат Мортазин, алдагы көннәрдә 6шар юл ясап, 600 ц икмәк ташыган.
- Көннәр әйбәт булса, күпме кирәк, комбайннар күпме эшли - шуңа карап эшлибез. Хезмәт хакы - эшләгәнгә карап, зарланырлык түгел, - ди.
Тырыш хезмәте белән ел саен Кәрам Гарипов призына ия булучы Фәрих Нәбиуллинда ярдәмче булып эшләгән Рәзил Фәттахов, әнә, узган ел 40 мең сум акча эшләгән. Әле мәктәптә генә укучы егет шул акчага машина йөртергә өйрәнү курсларын тәмамлаган. "Дон" комбайнын иярләгән бу парга быел өр-яңа "Полесье" комбайнын тапшырганнар.
Хуҗалыкка кайткан тагын бер яңа комбайн - "Акрос"ны техникасын бик саклап эшләтүче, белемле яшь механизатор Илнар Мирзагалиевкә тапшырганнар.
- Башта КамАЗда, аннан "Дон" комбайнында эшләдем. Әлбәттә, "Акрос-595"тә эшләве рәхәтрәк, кабина иркен, уңайлык-шартлар тудырылган. Басуга чыккан беренче көнне 500 ц арпа суктырдык. Икенче ел инде Рәдис Сабиров белән бергә эшлибез, - дип таныштырды ул. Рәдис быел технология техникумына бара икән. Шушы эш тәмен белеп үскән яшьләребезне авылда калдыру өчен тырышабыз, ди бу нисбәттән Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов:
- Яшьләр бездә күп, комбайнчылар арасында да яшьләр бар. Техникум тәмамлаганнар үзләре штурвал артына утыра. Яшьләр авылда калу ягында. Дәүләт программаларын файдаланып, аларны өйле итү якларын да карыйбыз. Әле менә таш йортларга ремонт бара - 8 фатир булачак дигән сүз. Аларны хуҗалыкта эшләүче яшь гаиләләргә бирербез дип торабыз.
Ашаганның биле нык
Хуҗалык ашханәсе амбарлар янәшәсендә үк урнашкан. Биредәге аш-су осталары - Әлфинур Әмирова да, Рәсимә Миңнәхмәтова да озак еллар сыналган апалар.
Узган ел авылга килен булып төшкән Зилә Идрисованы да үз канатлары астына алганнар. Көндезгә кайнар аш, кичкә икенче аш белән сыйлыйлар икән. Ашханәнең янәшәсенә җыйнак кына итеп бакча ясаганнар: кыяр, кишер, чөгендер, укроп ише яшелчә-тәмләткечләрне шуннан гына алып керәләр. Киләчәктә әле мәйданны тагын да зурайтып, кәбестә, помидор үстерергә ниятләре бар. Хезмәт кешеләренә әйбәт булсын - шуның өчен тырышалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев