Актаныш

Бер йодрык булып...

"Наратлы" хуҗалыгы уңдырышлылыгы үзенчәлекле булган комсу туфракта урнашса да, ел саен үзләренә җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерли, басуларыннан мул уңыш җыеп ала. Быел да сынатырга исәпләре юк. Хуҗалыкның 2435 гектар сөрем җире булып, шуның 950 гектарында бөртеклеләр, 727 гектарында күпьеллыклар, калганында терлек азыгы культуралары игелә. Хезмәтчәннәренең эшчәнлеге белән якыннан танышып,...

"Наратлы" хуҗалыгы уңдырышлылыгы үзенчәлекле булган комсу туфракта урнашса да, ел саен үзләренә җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерли, басуларыннан мул уңыш җыеп ала. Быел да сынатырга исәпләре юк.
Хуҗалыкның 2435 гектар сөрем җире булып, шуның 950 гектарында бөртеклеләр, 727 гектарында күпьеллыклар, калганында терлек азыгы культуралары игелә. Хезмәтчәннәренең эшчәнлеге белән якыннан танышып, аралашып кайту максаты белән 19 июль көнне иҗат төркемебез "Наратлы" хуҗалыгына юл тотты. Басу юлыннан барганда аларның чисталыгына, игеннәрнең матур булып, күкрәп утыруына соклануыбыз йөзебезгә чыккан иде, безне таныштырып йөрүче хуҗалыкның баш агрономы Рәшит абый Латыйпов:
- Без Казандагы махсус компания белән бергә эшлибез. Алар, үзләренең махсус программалары буенча, яз көне орлыкларны агулаудан башлап, игеннәрне корткыч-бөҗәкләргә каршы нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәклеген ачыклап, аңлатып китәләр. Химикатларын да китереп бирәләр. Бүгенге көнгә барлык бөртекле культураларны, кукурузны корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртеп чыктык, - диде.
Моның шулай булуына басуларны йөреп чыкканнан соң тагын бер кат инандык без.
Терлек азыгы әзерләүгә хуҗалык бик җитди карый. Терлекләрне проблемасыз кыш ашатып чыгаруга бер шартлы терлеккә 45-50 азык берәмлеге исәбеннән азык әзерләргә җыеналар. Биредә сенаж, нигездә, берьеллык катнаш үләннәрдән әзерләнә. Әлегә күпьеллыкларның 270 гектарыннан 2560 тонна сенажны өч базга салып, каплап куйганнар.
- Районның ветеринария лабораториясе белгечләре азыкны сала башлаганчы да, уртасында һәм ахырында анализга алдылар. Таләпләргә җавап бирә, диделәр, - ди Рәшит абый.
Сенаж салу бригадасы егетләре үзләре эшне төгәлләгәч, күрше "Чиялек" хуҗалыгына ярдәмгә барганнар. Рәсил Исламов "Челленджер" ургыч комбайны белән үләннәрне теземгә салган, Рәдиф Мадьяров Дон турагыч комбайны белән массаны КамАЗларга төяп тора. Лемар Ханнанов, Рафак Кашапов, Филүс Кәбиров КамАЗлары белән массаны базга ташый, Мансур Хәбиров К-700 тракторы белән кайткан массаны базда таптатып тора. "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмзә Гыйльметдинов егетләрнең хезмәтеннән канәгать булуын яшермәде.
- Һава шартларының көйсез килүе терлек азыгы әзерләүдә безгә дә кыенлыклар тудырды. Шушы авыр ситуациядән чыгуда ярдәм итүен үтенеп, Фагыйль Абил улына мөрәҗәгать иттем. Ул каршы килмәде. Аның егетләре өч көн эчендә безне терлекләргә кышка җитәрлек азыклы иттеләр. Бик зур рәхмәт аларга. Көзге урып-җыю чорында да ярдәмнәрен тоябыз. Юкка гына, күршең үзеңнән яхшырак булсын, димиләр бит, - диде.
Рәсил Исламов "Чиялек" хуҗалыгында эшен төгәлләгәч, үзләренең 90 гектарлы берьеллык катнаш азык басуында сенаж өчен масса чаба башлаган.
- Әлеге комбайнда бишенче елымны эшлим. Башка еллардан үзенчәлекле буларак, быел, яңгырлар күп яугач, үләннәр калын. Бу комбайнның эшләвен тоткарлый. Шулай булса да, тиешле терлек азыгын әзерләп чыгарбыз дип ышанам. Көнгә 50 гектарга тикле эшли алам, - ди ул.
Бер-ике көннән, үләннәрнең дымлылыгы нормаларга туры килә башлагач аны сенажга салачаклар.
Хуҗалыкның икенче басуында күпьеллык үләннәрдән тулы куәтенә печән әзерләү бара. Печәннәр матур булып, яшел килеш кипкәннәр. Аларны кипләргә кысу үзе бер күңелле, ди хезмәткәрләр. Үләннәрне МТЗ-1221 тракторы белән узган елгы кыр батыры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Илдус Нуретдинов чаба.
- Мин кечкенәдән үк әти белән комбайн янында кайнашып үстем. Хуҗалыкта эшли башлавыма 10 елдан артты инде. Язгы-көзге кыр эшләрендә катнашабыз. Быел терлек азыгы мул булачак. Вакытында җыйнап, урнаштырып кына куярга кирәк, - ди ул.
МТЗ-80 тракторлары белән Динәес Исламов белән Марсель Сәетов печәнне теземнәргә сала. Ә Рузил Мөхәмәтов - МТЗ-82, Диларис Исламов МТЗ-1221 тракторы белән печәннәрне кипләргә кыса. Әзер кипләрне Рәмзил Галимов МТЗ-82 тракторына КУН-10 тагып төяп тора. Фидәес Исламов белән кипләрне ябулы складларга ташуда да катнаша. Без барганда алар 4400 центнерга якын печән әзерләгәннәр иде.
Чалманарат җирлегенең печән әзерли торган табигый болынлыклары юк. Авыл халкының бар карап торганы - хуҗалык.
- Без хуҗалыкта эшләүчеләргә, белгечләргә ел саен 10ар кипне бушлай ихаталарына кайтарып бирәбез. Соңыннан тагын арзан бәядән хезмәт хаклары хисабына да бирәбез, - ди Рәшит Латыйпов.
Шулай кайгыртучанлык күрсәтелгәч, хезмәткәрләре дә тыныч күңел белән эшли. Печән әзерлисем бар дип, эшеннән туктамый. Эшчеләргә тудырылган шартлар да яхшы. Көнгә ике тапкыр туклану оештырылган. Пешекчеләр Лилия Гаязова белән Дилүсә Шакирова пешергән ризыкларны егетләр мактый-мактый ашыйлар. Әнә шулай барысы бер йодрык булып хезмәт куйганга, эшләре тоткарлыксыз бара аларның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: