Актаныш

БЕРДӘМ БУЛЫП - УРТАК МАКСАТКА: Актаныш районында җирлек башлыклары киңәште (+ФОТОЛАР)

Актаныш районында җирлек башлыкларының киңәшмәләре даими төс алды. Җитәкчеләр тәҗрибә уртаклашуга, башкарылган эшләргә хисап тотуга юнәлтелгән мондый төр эшчәнлекне алдан билгеләнгән бер җирлек базасында оештырып, фикер-тәкъдимнәрен уртага салып сөйләшә.

Шундый эшлекле очрашуның чираттагысы 17 октябрьдә Киров авыл җирлегендә тәгаенләнеп, ул район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үтте. 

Беренче эш итеп җирлек башлыклары җирлектә  үзара салым акчаларына башкарылган эшчәнлек белән танышты. Рәйхан Флүс кызы бүгенге семинарның нәкъ менә Кировка билгеләнүен очраклылык түгел дип атады һәм чарада катнашучыларның игътибарын  җирлектәге зират торышына юнәлтте. Районда соңгы елларда мәңгелек йортларны карау, аларның коймаларын ныгыту, алыштыру, зират кагыйдәләре язылган элмә такталар урнаштыру, каберлектәге йөзьяшәр агачларны кисү юнәлешендә шактый саллы хезмәт башкарыла. Бу эш, нигездә, халыктан җыелган акча бәрабәренә тормышка ашырыла. Киров зираты бу нисбәттән, чыннан да, үрнәк итеп куярлык. Билгеле, моның эчендә җирлек башлыгының, авыл халкының хөрмәткә лаек олы хезмәте ята. Биредә авыл халкы язгы өмәләр белән генә чикләнмәгән, узган атнада авылдашларны гына түгел, читтә гомер кичерүчеләрне дә кузгаткан олы өмә оештырылган. Бу атна ахырында да ул дәвам итәчәк. 

Җирлек башлыгы Илфак Гаянов ининциативасы белән дистә еллар кеше кулы орынмаган каберлекләр барланган, мәрхүмнәрнең исән булган туганнары белән элемтәләр урнаштырылган. Җирлек алар алдына  хуҗалы булып та, ташландык хәлгә килгән каберлекләрне чистарту бурычын куйган. 

-    Читтә мәрхүм булганнарны туган туфракка алып кайтып тапшыру – ул табигый хәл. Кемдер моны соңгы васыять итеп тә калдыра. Без якташларның бу теләгенә каршы килмибез. Әмма алар үз туганнарының каберен онытмасыннар иде. Мәчет картлары ул каберлекләрне үз көчләре белән тәртипли, билгеле, әмма алар моны эшләргә бурычлы түгел бит. Шуны искә алсыннар иде, - ди җирлек башлыгы Илфак Гаянов.

Зиратта күмү тәртибе дә күптән җайга салынган. Биредә каберлекләр рәт белән бара. 
-    Туганнары янына,  теге якка, бу якка дигән тәртип юк монда. Кагыйдә һәркем өчен бер. Шулай иткәндә генә зиратта тәртип саклап, аның территориясен зурайтмый саклап була, - дигән фикердә кировлылар. 

Семинарда катнашучылар күз уңына эләккән тагын бер үзенчәлек – кышкы чорга керер алдыннан зиратка салам кипләре кертеп куелган. Кыш көне күмү эшләрен бераз җиңеләйтү максатыннан, биредә җир туңганчы билгеле бер тәртиптә салам түшәп кую гадәте бар. Болай иткәндә, җир өстен туң алмый. 

Сүз уңаеннан, Киров җирлегенә караган Олимән авылы зиратында да халык тарафыннан шактый эш башкарылган. Биредә дә барысы да күмәк көч белән тормышка ашырыла. Гомумән, җирлек башлыгы вазыйфасына өч ай элек кенә алынган Илфак Фикат улы һәр башлангычта  Киров һәм Олимән авыллары  халкының ныклы таянычын тоеп, һәр эштә алар белән киңәшләшеп эшләвен билгеләп үтте.  

- Авыл халкыма рәхмәттән башка сүз юк. Һәр нәрсәне аңлап кабул итәләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Киләчәктә безнең әле бергә, бердәм булып башкарасы эшләр бик күп, - диде җирле хаким. 

Җирлек башлыклары үзләре белән бергә хезмәт куеп, фаҗигале төстә арадан киткән хезмәттәшләре – Айваз Гафуровның да каберен зират кылды. Аның каберенә тере чәчәкләр салынды. 

Алга таба башлыклар авыл урамнары буйлап мәдәният йортына юл алдылар. Август аенда гына файдалануга тапшырылган Киров авыл Советының яңа мәһабәт бинасында да булды чарада катнашучылар. 
-    Һәр җирлек башлыгының хыялы булган мондый бина Актаныш районында беренчеләрдән булып Кировта ачылды. Киләчәктә бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк. 2020 елда Пучы җирлегендә дә мондый бина сафка басар дигән өмет бар, - дип искәртте Рәйхан Галимҗанова. 

Мәдәният йортында башланып киткән җыелыш исә бүгенге киңәшмәнең төп өлешенә әверелде. Җирлек башлыклары үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләшеп, үзара киңәш-табыш итте. 

Алда торган халык җыеннары, үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарыласы эшләр – болар көн кадагына куелган  мәсьәләләрнең иң мөһиме иде. 

Киров җирлегендә оештырылган семинар башкаларыннан үзенчәлекле булган бәйрәм төсмере белән аерылып торды. Бүген бирегә лаеклы ялга чыккан җирлек башлыклары да чакырулы иде. Октябрь башында үткән өлкәннәр декадасы кысаларында, хезмәт юлларын авыл яшәешенә багышлаган мөхтәрәм затларны  хөрмәтләде алар эзеннән килгән хәзерге буын. 

Мул табында артында дәвам иткән очрашу барышында ихлас котлаулар яңгырады. Алар дәртле җыр-моң белән үрелеп барды. Иң мөһиме – ике буын уртак хезмәт турында фикер алышып, алга таба да еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгә таянып эш итәргә сөйләште. 

Җирлек башлыклары өчен гаять зур әһәмияткә ия булган мондый семинарлар алга таба да дәвам итәчәк. Аларның якындагысы исә Такталачык авыл җирлегенә билгеләнгән. 


 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: