Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“БЕРЕНЧЕЛӘР” КАЙДА ДА БЕРЕНЧЕ: Актанышның беренче санлы мәктәбе хастәханәдә ятучы нәниләргә бәйрәм бүләк итте

Шунысы игътибарга лаек, әлеге акциягә барысы да бик теләп кушылган, укучылар да, укытучылар да бик теләп ярдәм иткәннәр.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан Актаныш районында да бәйрәм чаралары тәгаенләнгән иде. Әмма, һава шартлары начар булу сәбәпле, балачак бәйрәме кичектерелде. 

Актанышның беренче санлы мәктәбе салкын дип тормаган булып чыкты. Әлеге белем бирү йорты коллективы, укытучылар Диләрә Исмакаева, Алфира Әмирҗановалар җитәкчелегендә, үзәк хастәханәдә дәваланып яткан нәниләр янына барып, алар өчен бәйрәм оештырган. 

Махсус биредәге балалар өчен рәсем, буяу альбомнары, төсле каләмнәр, карандашлар туплаган алар. “Хастәханәдәге озын көннәре ямьләнсен, төслеләнсен, , бергә-бергә уйнасыннар, дус булсыннар, иң мөһиме – тизрәк савыксыннар өчен шундый чара уйлап таптык”,- дип, хәбәр итте безгә беренче санлы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илназ Хөҗҗәтов. 

Шунысы игътибарга лаек, әлеге акциягә барысы да бик теләп кушылган, укучылар да, укытучылар да бик теләп ярдәм иткәннәр. 

Нәкъ менә Халыкара балаларны яклау көненә махсус әзерләнгән бу чара дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Кем белә, бәлки икенче елга әлеге акция тагын да киңрәк масштабта үтәр әле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт. Бик күңелле генә үтте бәйрәм. Балаларга дәвалану чорында бик яхшы тамаша булды