Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕРГӘЛӘП ХЫЯЛЛАР ИЛЕНӘ: Актаныш инвалид балаларны Чыршы бәйрәме белән сөендерде (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районының Чыршы бәйрәме үз янына физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җыйды.

Кечкенәдән үк тормыш сынауларына дучар ителгән сабыйлар өчен Яңа ел бәйрәме, чын мәгънәсендә, могҗизага тиң.  Шуңа күрә Актаныш районы хакимияте  әлеге бәйрәм чарасын ел да киң масштабта, бик үзенчәлекле итеп оештыра. 


Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан алтмыштан артык  бала җыелган иде. Күбесе тамашаны карарга әти-әниләре белән бергә килгән. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, Балалар иҗат үзәге  хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. 


Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, “җәнлек-җанварлар” белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.


Чарада  районның башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев та катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. 


Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән исә “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев сөендерде. “Алтын йөрәкле кеше” исеменә лаек булган киң күңелле райондашыбыз мондый иганә ярдәмен 4 гыйнвар көнне оештырылган Яңа ел бәйрәмендә дә күрсәткән иде. Шул рәвешле ул опекага алынган балаларга Яңа ел сюрпризы ясады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев