Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ә без бер дә картаймыйбыз кебек, яшәрәбез генә шикелле

Компьютер - мәгълүмати хәзинә 3 октябрь көнне Актанышның 2 мәктәбендә өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча бәйге быел икенче тапкыр узды. Анда ун авыл җирлегеннән унҗиде ветераныбыз катнашты. - Өлкәннәр ике биремдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Беренчесендә Microsoft Word, Microsoft Excel программаларында таблица төзеп саклау, стилен булдыру, форматлау бәяләнә. Икенчесендә Word программасында...

Компьютер - мәгълүмати хәзинә
3 октябрь көнне Актанышның 2 мәктәбендә өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча бәйге быел икенче тапкыр узды. Анда ун авыл җирлегеннән унҗиде ветераныбыз катнашты.
- Өлкәннәр ике биремдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Беренчесендә Microsoft Word, Microsoft Excel программаларында таблица төзеп саклау, стилен булдыру, форматлау бәяләнә. Икенчесендә Word программасында дустыңа Актаныш турында хат язу, рәсем өстәү, документны форматлау, фото, аның астына язу урнаштыру, стилен билгеләү һәм кулланылган сайтларның исемлеген кертү. Электрон почталары булганнар безнең адреска җибәрде, булмаганнары эш өстәлендә саклады, - дип таныштырды мәгариф идарәсенең мәгълүмати коммуникацион технологияләр буенча методисты Илназ Шәрипов.
Катнашучы өлкәннәрнең күпчелеге компьютерда эшләп пенсиягә чыккан. Элек аларны укытырга мәктәпләрнең дә лицензиясе бар иде, хәзер юк, диделәр. Елдан-ел компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче өлкәннәребез арта. Белемнәрен чарлау өчен икешәр ел рәттән дә укучылар бар икән!
Лира Хафизова, ветераннар советы сәркатибе:
- 2007 елда җәмәгать башлангычындагы бөтенсоюз пенсионерлар оешмасы, мәрхәмәтлелек акциясе нигезендә, өлкәннәрне укыту турында карар кабул итте. Районга бу яңалык 2010 елда килеп керде. Актанышның 2 нче мәктәбендә 14 өлкән кеше компьютер серләрен өйрәнергә җыйналды. 72 сәгатьлек программа буенча беренче нигезен өйрәнделәр. 2011 елны ветераннар советы хакимият белән берлектә авыл җирлекләренә план да җибәрде. 2014 елда район мәшгульлек үзәге аша акча бүленде укытучыларга. Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә ел саен 12-13 кеше укыды. Пучы, Уразай, Теләкәй, Иске Сәфәр җирлекләрендә дә укыттылар. Быел Түке өлкәннәре сорый инде. Актаныштан да теләк белдерүчеләр күп.
Район ветераннар үзәгендә, мәсәлән, бәйләм түгәрәге эшли. Тормыш тәҗрибәсе туплаган апаларыбыз интернеттан бәйләм үрнәкләрен алалар, эскизлар булдыралар. Яңалыклар белән дә танышып баралар. Экскурсиягә баруны да, маршрутын да интернеттан карап, көнен, сәгатен билгеләп элемтә булдыралар. Узган ел Пермь өлкәсенә барып, Кунгур мәгарәсендә экскурсиядә булганнар. Быел Уфага, Биләргә барганнар.
2014 елда районнан ике кеше - Фәнис Маликов, Фәридә Хаҗиева республика бәйгесендә катнашып, район данын якладылар.
Бөтенсоюз пенсионерлар оешмасы быел "Спасибо интернету-2017" бәйгесе игълан иткән иде. Анда районнан 7 ветеран катнашты. Компьютер өлкән яшьтәге кешегә нинди мөмкинлекләр бирә, яңа сәяхәт формалары, интернет аша хисап эшләрен башкару, аралашу чыганагы буларак актанышлылар матур үрнәкләрен тәкъдим итте.
Компьютерда эшләүдә көч сынашучы шагыйрәбез Уразайдан Кадрия Саматова:
- 2012 елда безне - 12 кешене Резеда Шәехова Уразайда укытты. Өйдәге компьютерда шигырьләр язам, принтерда бастырам, белмәгәннәремне балалар өйрәтте. Флешкага күчерергә дә өйрәндем. "В Контакте"га, "Мой мир"га керәм. "Одноклассники"да да дусларым күп. Бөтен дөньяның татарлары белән танышып, дуслашып беттек. Америкадан, Төркиядән, Израильдән дә керделәр. Шигырьләремне укыйлар, фикерләрен калдыралар.
Бәйгедә катнашып, Актанышка кергән юлдагы фотоны куйдым да, шигырь яздым "Актаныш басмалары" дигән, график ясадым аннары.
Бәйгенең җиңүче ир-аты Актаныштан Фәнис Маликов:
- 1985 елда, информатика укытырга, дигәч, күп тапкырлар курсларда булдым - Казанда, Санкт-Петербургта. 26 ел информатика укыттым. 2011 елда лаеклы ялга чыккач та компьютерны ташламадым. Хәзер дә иртән тору белән кабызам, яңалыкларны, һава торышын карыйм, кич интернеттан үзем яраткан җырчыларның җырларын тыңлап йокларга ятам. Эштә дә интернет кирәк. Быел шөрепборгыч алырга кирәк иде, интернеттан төрләрен карадым, кешеләрнең фикерләрен укыдым һәм иң әйбәтен алдым. Өстәл теннисы ракеткаларын да шулай сайладым. Дәүләт хезмәтләре порталы аша бөтен түләү хаҗәтләрен дә үтәп була, вакыт янга кала. Өлкәнәйгәч тә бер урында тормаска, алга омтылырга, хәрәкәттә булырга, үз өстеңдә даими эшләргә, белемне арттырырга кирәк. Ә компьютер яхшы дус, иптәш, мәгълүмат хәзинәсе.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова үзлегеннән компьютерда эшләргә өйрәнгән.
- Балалардан сорый-сорый өйрәндем. Интернет белән күптән дус. Дини белем биргән вакытта дәрескә, вәгазь сөйләргә интернет ярдәмендә дә әзерләнәм, интернет радиолар, хәзрәтләрнең аудио вәгазьләрен тыңлыйм. Түләүләрне дә Сбербанк-онлайн аша түлим. Картасы булгач, бик уңайлы. Пенсиям картага күчә, - диде ул.
Хатын-кызларыбыз арасында җиңүче Такталачыктан Рәйсә Сибгатуллина:
- Такталачык коррекцион мәктәбендә 19 ел укыту-тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләдем. Компьютерда эшләргә шул вакытта өйрәндем. Өемдә компьютер бар. Һәрвакыт анда эшлим, социаль челтәрләрдә утырам. Арча районы Субаш Аты авылыннан килен булып төштем Актанышка. Авылдашларым, классташларым белән челтәрдә аралашам.
Хәрәкәтле, бәрәкәтле сәламәт тормыш
- Өлкәннәребезнең үтенечләре буенча быел спартакиада нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде. Шахмат ярышы бер көн алдан үткәрелә, шахматта урын алган нәтиҗәләр гомуми исәпкә йогынты ясый. Аркан тартышу - спартакиаданың финал өлеше, кайбер авыл җирлекләрендә ир-егетләр табып булмый иде аркан тарту өчен. Команда составында, шунлыктан, өч хатын-кыз, ике ир-ат булу мәҗбүри куелды, - дип, яңалыклар белән таныштырды 6 октябрь көнне өлкәннәр спартакиадасы барышында район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев.
Өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату, дартс, җиңел атлетика, аркан тарту, йөзү ярышларында катнашучы өлкәннәребез белән аралашу үзебезгә дә күңелле, рәхәт мизгелләр бүләк итте. Тормышны яратучы, хәрәкәтчән, бер-берсе белән дустанә аралашучы һәвәскәр спортчыларыбызның күңелләре күтәренке.
Инсаф Әмируллин, Иске Айман ветераннар советы рәисе:
- Ел да матур итеп җыелып төшәбез. Кышкы спартакиадаларда да катнашабыз. Халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара хәзер. Отжимание ясадым да, хәзер теннис уйныйм.
Марат Могълиев, Иске Байсар ветераннар советы рәисе:
- Узган ел икенче урын алдык, аннан алда өченче урын. Мәктәптә мин шөгыльләнмәгән спорт төре юк иде. Хатыным Сәлимә Якупова - чаңгычы, бүген йөзү буенча катнаша, узган ел беренче урын алган иде. Өлкәннәребез актив, спортта да, сәнгатьтә дә.
Баянчылар, җырчылар, биючеләр үзләре, бүген дә сәхнәдә әле алар. Яшьләр арасында күбрәк йөрсәң, күңел яшәрә.
Иске Әлемнән Флүдә Хаҗиева татар халык җыры "Мәк чәчәге"н җырлармын, дип әзерләнеп төшкән. Богадыдан Мисхәт Шагалиев белән Актаныштан Фирдәвис Касыймов та бер-берсен сагынышып күрешкәннәр - спартакиада дуслаштырган. Бергәләп теннис уйныйлар. Мисхәт абый буш вакытларында авыл клубында теннис уйнарга яратса, Актаныш өлкәннәре бирегә - спорткомплекска килеп шөгыльләнә.
Зөбәердән 76 яшьлек Фәнүзә апа Исламованың беренче ел гына катнашуы.
- Аллага шөкер, рәхмәт хөкүмәткә. Пенсияне биреп торалар, ай саен килеп торгач, җитеп тора ул. Яшь чакта йөзә торган идек елгаларда. Төрле эштә йөрдем, сыер саудым, сарык, бәрән карадым. Агуда эшләдем бик күп еллар. Ашлама тутырырга да чыга торган идек. Авылда улым, киленем бар, әлхәмдүлиллаһ. Сөтен, бөтен әйберен китереп торалар, - диде ул.
Бәйрәм төсен алган спартакиадада җиңүче командалар: Актаныш - беренче, Иске Байсар - икенче, Иске Богады - өченче.
5 октябрьдә узган шахмат бәйгесендә катнашучы өлкәннәребез швейцар системасы буенча җиде уен уйнады. Спартакиада кысаларында ярышканда көйсезлекләр килеп чыга иде. Ә болай иркенләп, ашыкмый уйнадылар алар. Шахмат мәктәбендә ремонт эшләре барганлыктан, "Актаныш" спорткомплексында алдан ук махсус урнаштырылган шахмат өстәлләре артында зирәклектә акыл көчләрен сынадылар.
Сәгъбиев Рәиф , Иске Кадермәт авылы:
- Һәр елны катнашам. Минсез ярыш үтми сыман үземә. Икенче класста укыганда Нуруллин Фирдәвис - миннән 4 яшькә олы - белән клубта качып калып уйнарга өйрәндек. Элек шахмат клубта гына, я китапханәдә генә була торган иде. Бәйгегә килеп, шахмат уйнаган абзыйлар, энекәшләр белән очрашам, аралашу үзәге бу.
Һадиева Гөлсинә, Шәбез авылы:
- Шахмат уйнарга икенче ел киләм инде. Балалар белән уйнап өйрәнгән идем.
4 октябрьдә ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр машина йөртү осталыгын сынады. Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча 20 сорауга җавап бирделәр, машина йөртү осталыгын күрсәттеләр. Конкурста барлыгы 13 райондашыбыз көч сынашты. Алар арасында иң өлкәне 83 яшьлек Фәндүс Басыйров Пучы авылыннан килгән иде.
"Гәрәбә" клубы ветераннар йортында
Пучы ветераннар йортында 11 октябрьдә район ветераннар оешмасы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубы артистлары концерт куйды. Өлкәннәребезнең яшьлек елларын хәтерләтүче ретро җырларны тамашачылар үзләре дә кушылып җырлап тыңлады. Әлеге көн ветераннар йортында тәрбияләнүчеләргә истәлекләргә бай булды. Авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендә тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен белеп, күчтәнәч каплары тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен белеп, аларның яшәү шартлары белән танышты, теләк-гозерләрен тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев