Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ НӘТИҖӘ ЯСАДЫК: "Сәер табыш бакчамда –бер гибрид үскән анда! " бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Хөрмәтле дуслар, хәтерләсәгез, без Актаныш районында яшәүчеләр арасында махсус конкурс игълан иткән идек.

 "Сәер табыш бакчамда -бер гибрид үскән анда! "  дип исемләнгән бәйге иде ул. Шул рәвешле без бакчада үскән сәер формадагы яшелчә, җиләк-җимешләрне барладык. Бездән - бүләк, сездән - үзегез тотып фотога төшкән бакча "эксклюзывы" һәм аның турында шигырь юллары кирәк иде. 

Кем райондашларыбызны аптырата алыр дигән ният белән оештырылган бәйгедә катнашучылар саны 50 җитмәсә дә, без нәтиҗә ясадык. Ни дисәк тә, салкыннар башланды, яшелчәләр урнаштырылып бетте бит. Үзегезнең уңышыгыз белән мактанасыгыз килмәде, ахры! 

Ә катнашкан төркемдәшләребезгә рәхмәтләребезне ирештерәбез һәм җиңүче исемен Актаныш авылында яшәүче Эльмира Габдрахмановага бирәбез. Ул безгә 4 фотосурәт һәм 2 шигырь юллаган. Фотоларда - 3 яшьлек Мусин Самир. 

Дәү әнием бакчасында
Мул булды быел уңыш
Йодрык кадәр бәрәнгеләр
Табак кадәр көнбагыш


Үрдәкме бу, ташбакамы?
Кем нәрсәгә ошата...
Әле менә мин үзем дә
Нәрсә бу? дип баш ватам!!


Самир! Без дә кулыңдагы сәер табышның нәрсәгә охшавы хакында баш ваттык. Шулай да күбрәк үрдәккә охшаган кебек ул! 
Сезне җиңү белән котлыйбыз һәм элемтәгә чыгуыгызны көтеп калабыз. Бәйгеләр, дуслар, алга таба да дәвам итәчәк. Бергәләп катнашсагыз иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев