Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ: Актаныш районында республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Актаныш районы укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалары һәм видеороликлары аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы бәйгедә күрсәттеләр.

9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 нче елның 1 нче ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясе ришвәтчелеккә каршы Конвенция кабул итә. 9 нчы декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә Конвенциягә кул кую өчен Сәяси конференция ачыла.


Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын үзләштерүне җинаять буларак игълан итәргә тиеш.Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә.


Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшьбуынга да шуны төшендерергә тиешбез. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләре булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.


Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Актаныш районы укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалары һәм видеороликлары аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы бәйгедә күрсәттеләр. Шунысы сөенечле, күләмендә призлы урынга ия булучылар арасында ике Актаныш укучысы да бар. 5 декабрь көнне Пучы урта мәктәбеннән Погосян Едита һәм Галиева Анетта Казан шәһәрендә – бүләкләнү тантанасында булып кайттылар. 


Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын  бүген бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул  хакимият бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. 


Җиңүчеләрне  Актаныш районы башлыгының ярдәмчесе Айрат Кәрамов,  Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,   район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Гыймадиев, мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмировлар тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

- Конкурска җибәрелгән иҗади эшләр укучыларның урлауга, ришвәт алуга карашын, мөнәсәбен ачык чагылдыра. Мондый чараларда катнашу аларның җәмгыятьтә актив позициядә торуын билгели, -диде үз чыгышында Ләйсән Фоат кызы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев