Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Безнең чаңгы базасына кызыгып киттеләр

Декабрь аенда ук көтелсә дә, һава шартларына бәйле рәвештә берничә мәртәбә күчерелә торгач, ниһаять, гыйнварның соңгы көннәрендә Актаныш чаңгы трассасы республика укучылар командаларын кабул итте. 30-31 гыйнварда монда Бөтенрәсәй укучылар спартакиадасы кысаларында республика өлешенең зона ярышлары узды. Чаллы шәһәреннән, Актаныш, Сарман, Зәй, Мамадыш, Әгерҗе районнарыннан барысы 120 укучы көч сынашты....

Декабрь аенда ук көтелсә дә, һава шартларына бәйле рәвештә берничә мәртәбә күчерелә торгач, ниһаять, гыйнварның соңгы көннәрендә Актаныш чаңгы трассасы республика укучылар командаларын кабул итте. 30-31 гыйнварда монда Бөтенрәсәй укучылар спартакиадасы кысаларында республика өлешенең зона ярышлары узды. Чаллы шәһәреннән, Актаныш, Сарман, Зәй, Мамадыш, Әгерҗе районнарыннан барысы 120 укучы көч сынашты.
Безнең "Лачын" чаңгы базасы бик күп районнар гына түгел, хәтта Чаллы кебек шәһәрләр өчен дә буй җитмәс зур хәзинә икән. "Бездә мондый чаңгы базасы булсамы?! Урыны - җәннәт почмагы, трассасы шулкадәр әйбәт, яктыртылып, бар таләпләргә туры китереп эшләнгән, кызыгып китәбез," - диючеләр күп булды бәйгегә килгән физкультура укытучылары арасында. Бар әйбернең кадере юк, диләрме әле халыкта? Без кадерен белмибез, дип әйтә алмыйбыз анысы, әмма район халкы чаңгы спортын үз итә дип тә мактанып булмый - шөгыльләнүче укучылардан тыш, кичләрен эштән соң яисә ял көннәрендә чаңгы тагып монда килүчеләр саны күп түгел. Ярый әле, мәҗбүри рәвештә ГТО нормаларын тапшырабыз - шул көнне елга нибары бер мәртәбә чаңгыга басучылар да җитәрлек. Районыбызда халыкка буш вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен шартлар күп тудырыла югыйсә: спорт, мәдәният учаклары гөрләп тора, төрледән-төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр уздырыла. Укучыларыбыз республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә оештырылучы ярыш-конкурсларда исем яулап, гап-гади авыл районын илдә танытып, җиңү белән кайталар.
- Ул яклап караганда, укучыларыбызга афәрин дип кенә әйтәсе килә, - диде спартакиаданы ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова да үз чыгышында. - Укучыларыбыз, район халкы өчен "Актаныш" спорт комплексы, "Иман", "Лачын" спорт сарайлары эшли, чаңгы трассасы һәрвакыт ачык. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән балалар тәрбияләү - безнең бурыч. Сез сәламәт булсагыз, киләчәгебез өметле дигән сүз.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән вәкил Ришат Шәмсетдинов, министрлык һәм республика мәктәптән тыш эшләр үзәге исеменнән, укучыларны спартакиада ачылу тантанасы белән тәбрикләп, һәркемгә уңышлар, гадел җиңүләр теләде. Ярышларга бөтенрәсәй категорияле судья Шамил Хафизов баш хөкемдарлык итте.
Спринт ярышында бар катнашучылар да 800 метрга узыштылар. Шул ук көнне кичке якта классик стильдә көч сынаштылар. Монда инде ара зуррак: 1 чакрым, 2 һәм 3 чакрымга кадәр иде. Икенче көнне эстафета ярышлары узды.
Һәр команда составында 10ар бала, һәм, нигезләмә буенча, барысы да бер мәктәп укучылары булырга тиеш. Шунлыктан, әле 10-11 яшьтә генә булган кыз-малайлар арасында оста шуучылар да, ипләп кенә үз җайларына баручылар да, чаңгы шуу серләренә яңа төшенә генә башлаган балалар да бар иде.
- Чаңгы авыр спорт төрләренә карый. Гадәттә, без I-IV сыйныфларда балаларга нәфис гимнастика, акробатика, йөзү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез. Ә чаңгы белән V сыйныфтан гына башлау көткән нәтиҗәне бирәчәк. Һәм ул вакытта да әле без аларны ярышлар өчен түгел, чыныктырыр, әкренләп әзерли башлар өчен җыябыз. Төп басымны IX сыйныфтан ясый башлыйбыз. Нәтиҗәне дә укучы шунда гына күрсәтә башларга тиеш. Кечкенәләр өчен мәктәп, район эчендә үткәрелүче кечкенә ярышлар җитә, - дип саный СССР спорт мастеры, Татарстанда күп мәртәбә чемпион калган чаңгы спорты ветераны, Чаллы шәһәренең 10нчы мәктәбендә физкультура укытучы Гомәр Идрисов. - Бездә чаңгы спортына зур игътибар бирелә. Мәктәп берьюлы 700-800 укучыны чаңгы белән тәэмин итә ала, шартлар тудырылган. Әмма сездәгедәй чаңгы базасына бик күп районнар кызыгып китәдер. Чаллыда мондый база юк.
Чаллы укучылары ярыштан икенче урынны яулап киттеләр.
- Мондый бәйгеләрдә башка мәктәпләрдә балалар белән ничек эшләүләрен күрәбез, бәялибез, тәҗрибә туплыйбыз, - ди Сарманның 1нче мәктәбе физкультура укытучысы Данияр Кәлимуллин. - Чаңгы базасы безнең үзебезнең үк мәктәптә, дәресләрдә шуар өчен дә бар шартлар тудырылган. Ярышларда даими катнашабыз,
уңышларыбыз зур. Менә бу спартакиадада да җиңү яуладык. Мәктәпне тәмамлаучы спортчы кыз-егетләргә алмашка яңа яшь буын үсеп килә дип сөенәбез.
Сарман районы командасы, гомуми нәтиҗәләр буенча, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында I урынны яулады. Шул ук елгы кыз-малайлар арасында Әгерҗе районыннан килгән команда - III, ә 2004-2005 елгылар арасында мәртәбәле I урынны алды. Безнең районнан ТР физик культура отличнигы, укытучы Ришат Нуриәхмәтов җитәкчелегендәге Актанышның 2нче мәктәбе укучылары командасы чыгыш ясады. 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында алар III урынга лаек булды.
- Безнең кечкенәләр төркеме III урынны алды. Арадан аерып Илшат Шакировны әйтәсе килә: беренче көнне ике дистанциядә дә беренче булды. Кызлардан Таңсылу Йосыпова бик матур нәтиҗәләр күрсәтте. Лидерлардан безнекеләр әлегә бераз калышалар, әмма киләчәктә зур җиңүләргә безнең өмет бар, - ди Актаныш "Лачын"спорт мәктәбенең чаңгы буенча остазы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Галимҗан Мансуров. - Гомумән алганда, ярышлар матур, оешкан төстә үтте. Трасса яхшы хәлдә, тиешле билгеләр һәммәсе куелган. Аңлашылмаучанлыклар булмады, бар командалар да ярышлардан канәгать булып киттеләр.
Спартакиада кысаларында финал ярышлары февраль аенда Түбән Кама каласында узар, дип көтелә. Республика чемпионы исеменә лаек булу өчен биш зонадан беренче урынны яулаган командалар көрәшәчәк.
Ксения Трешкина, Мамадыш районыннан.
I сыйныфка укырга кергәч, чаңгыга баскан идем, шуннан бирле шөгыльләнәм. Мондый зур ярышка беренче генә килүем. Киләчәктә, һичшиксез, җиңүләрем дә булыр дип ышанам, чөнки бу спорт төрен яратам, тырышып әзерләнәм.
Лиана Латыйпова, Актаныш.
Атнага 5 тапкыр чаңгыга йөрим, остазым - Ришат Нуриәхмәтов. Мәктәп, район ярышларында да, зуррак бәйгеләрдә дә катнашам, призлы урыннарым бар. Монысында да тиз чабарга тырыштым. Киләчәктә дә чаңгы спорты белән шөгыльләнәчәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев