БЕЗНЕҢ ЭКСКЛЮЗИВ: Марс Гардисламов: ”Алар һәрберсе миңа абзарда үстергән мал кебек ”
Урыны-урыны белән 8 метрга кадәр тирәнлеккә ия күлдә су керүчеләр дә, көймәдә йөрүчеләр дә бар. Иң мөһиме: балыкны ятьмә белән һәм көймәдән тоту катгый тыела. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге ял итү һәм балык тоту зонасында булу түләүле.
Актаныш районындагы Шәрип күле шактый еллар ял итүчеләр тарафыннан яратылып өлгергән урын. Табигате дә искиткеч гүзәл аның. Ветераннар арасында оештырыла торган балыкчылар ярышының да быел монда үтүе юкка түгел.
Бүген әлеге күл яңарыш кичерә. Хәер, ул яңарышлар узган елда ук башланган иде. Аның башлангычында озак еллар райондагы аучылар һәм балыкчылар җәмгыятен җитәкләгән Марс Гардисламов тора. Бүген Шәрип күле аның карамагында. Шәхси эшмәкәр булып теркәлгән Марс Каес улы биредә балыклар үрчетү белән шөгыльләнә.
-Хәзер мин Шәрип күлен ял зонасына әверелдерү белән мәшгүль. Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятеннән китүемнең сәбәбен дә, бәлки, шушыннан эзләргә кирәктер, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты эшмәкәр.
2015 елда буаның суын җибәрүдән башланган эшнең бүген инде шактый нәтиҗәләре дә күренә. Су төбе төзекләндерелеп, су чистарткыч җайланмалар тәртипкә салынгач, күлгә яңадан су тутыралар. Аннан соң инде күлнең хәзерге “хуҗалары” - балыклар җибәрелә. Сазан, карп, амур, кара балык – биредә шуларны үрчетәләр. Авырлык белән генә башланган эшнең нәтиҗәләре озак көттерми – шунысы сөенечле. Хәзер Шәрип күлендә 10-12 тоннага якын товар балыгы бар. Аларның авырлыгы – ярты килограммнан алып, өч килограммга кадәр.
Узган ел, билгеле, күлдән балык тотарга рөхсәт ителмәгән. Бер ел вакыт яңа балыкларны ашату, аларны үстерү белән үтеп киткән. Бер-ике атна элек бирегә балык тотарга яратучыларны кертә башлаганнар. Хәвәскәрләр белән беррәттән, монда профессиональ дәрәҗәдә балык тотучылар да килә. Тулы бер лаборатория эшли. Алар күлне, андагы тормышны, балыкларның хәрәкәтен өйрәнәләр. Бер килограммга кадәр булган балыкларны алар кире суга җибәрә, -дип аңлатып үтте Марс Каес улы.
Чыннан да, күл буенда хәрәкәт бик җанлы. Башкортстаннан, Яр Чаллы шәһәреннән гаиләләре белән ял итүчеләр бар биредә. Райондашларыбыз да бирегә сукмакны суытмый.
Урыны-урыны белән 8 метрга кадәр тирәнлеккә ия күлдә су керүчеләр дә, көймәдә йөрүчеләр дә бар. Иң мөһиме: балыкны ятьмә белән һәм көймәдән тоту катгый тыела. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге ял итү һәм балык тоту зонасында булу түләүле. Билгеле бер бәя түләп, рәхәтләнеп ял итәргә була биредә.
Яр Чаллыдан килгән ял итүчеләр күлнең түләүле булуына сөенәләр генә булып чыкты:
-Акча түләп кергәч, чисталыкны да саклыйсың, тәртипсезлекләр дә юк. Тыныч та. Бәя дигәч тә, ул бит инде зур сумма түгел. Гади кеше күтәрә алган бәя. 7 ел буе биредә ял иткәч, элеккеге белән хәзергене дә чагыштырып була. Аерма җир белән күк арасы. Безне бар да канәгатьләндерә. Таң алдыннан биредә хәтта аккошлар да йөзә. Әкияти матурлык монда. Без бит ял итәргә киләбез, капчыклап балык тотуны максат итеп түгел. Тоткан балыкларның күбесен кире суга җибәрәбез. Үзебезгә күчтәнәчлек кенә алабыз, -дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.
Кала кунаклары көймә белән кереп балыкларны да сыйлыйлар икән, Марс Гардисламовкага да кулларыннан килгән кадәр ярдәм дә итәләр.
Ә биредә ярдәм бик кирәк. Киләчәктә Марс Каес улы күлдә су керү өчен махсус урыннар да булдырырга тели. Тиздән су буенда күрсәтмә билгеләр, баннерлар да барлыкка киләчәк. Күл буен тәртиптә тоту өчен дә шактый көч һәм матди чыгым тотыла. Бүгенге көнгә күл яны территориясе әйләндереп чабылган, агач араларын хәтта кул белән чапканнар. Бобрлар харап итмәсен өчен агачларны да даими карап, эшкәртеп торырга кирәк.
- Тәүлекнең 20 сәгатен мин монда үткәрәм. Эшнең очы-кырые күренми әле. Сентябрь аенда тагын балык маймычлары җибәрергә планлаштырабыз. Курыкмый тотынган эшне ахырына кадәр җиткерәсе килә. Халык бирегә җаны-тәне белән ял итәргә килсен иде, - ди эшмәкәр Марс Каес улы.
Аның белән бергә ял итүчеләр тоткан балыкларны да карап йөрдек. Чыннан да, бүген монда тулы бер су асты тормышы кайный. Балыклар яраткан бу урынны, алар яхшы үрчем биреп килә. Быел 0,5-1 килограмм булган балыклар икенче елга 2-3 килограммга кадәр җитәр дип көтелә. Инде бүген көзгесыман карпларның авырлыгы 1,5-2 килограммга җиткән.
-Балыкларны кеше тотарга тиеш булса да, минем үземә аларның һәрберсе дә бик якын. Абзарда үстергән мал кебек бит алар, - дип елмая Марс абый.
Ике атна саен бодай, арпа белән “сыйланырга” күнеккән әлеге су “хайваннары” киләчәктә тагын да күбрәк үрчем бирер анысы. Халык кына ял белән браконьерлыкны бутамасын иде! Шәрип күле – балыклы, ял итүчеләр канәгать булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев