Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ: "Актаныш авазы" телевидениесе корреспонденты Ләйсән Газизова республикакүләм бәйгедә икенче урынга лаек булды

6 декабрь көнне Казанда наркотикларга каршы пропаганда буенча "Бумеранг -2018" X республикакүләм журналистлар бәйгесенең җиңүчеләре хөрмәтләнде.

Әлеге бәйгедә хезмәттәшебез, "Актаныш авазы" телевидениесе корреспонденты Ләйсән Газизова "Наркотикларга каршы юнәлештәге телепроектлар һәм телесюжетлар  циклы" номинациясендә  дәрәҗәле икенче урынга ия булды. Тәбрик итәбез!

Бәйге җиңүчеләренә  дипломнар һәм акчалата бүләкләрне Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Вадим Костюнин, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе Илдар Миргалимовлар тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев