Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Район мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Вәлиева күркәм гомер бәйрәмен каршы ала

Бүген район мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Сәгыйтҗан кызы Вәлиева үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 45 яшьлек юбилеен каршы ала.


Хөрмәтле Гөлназ Сәгыйтҗан кызы! Сезне матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезне гомерегез буена кайнап торган энергиягез, һөнәри өлгергәнлегегез, ашкынулы җаныгыз һәм үҗәтлегегез озата килсен. Кайнар омтылышыгыз, намус сафлыгы, кыйблагызга тугрылыгыгыз матур өлге булып саклансын. Без Сезне үткен фикерле, сизгер күңелле, акыллы карашлы, таләпчән, кешелекле итеп беләбез. 


Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зурдан –зур уңышлар, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йозегез һәрвакыт аяз булсын! Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев