Актаныш

Бүген Актаныш өлкәннәре спартакиадада көч сынаша (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Әлеге сәгатьләрдә "Актаныш" спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы бара. Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү. Чараның тантаналы ачылышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов спорт залына җыелган өлкән яшьтәгеләрнең оптимист, көчле рухлы булуларына соклануын белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Ярышка Татар Ямалы авыл җирлегеннән кала барлык...

Әлеге сәгатьләрдә "Актаныш" спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы бара.
Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү.

Чараның тантаналы ачылышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов спорт залына җыелган өлкән яшьтәгеләрнең оптимист, көчле рухлы булуларына соклануын белдерде, изге теләкләрен җиткерде.

Ярышка Татар Ямалы авыл җирлегеннән кала барлык җирлекләр дә үз командаларын туплап алып килгән. Районның авыл җирлекләре, учреждение, оешма-предприятие ветераннары - барлыгы 200дән артык пенсионер, җиңүче исеменә лаек булыр өчен көч сынаша бүген.
Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: