Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүген Актанышта “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында махсус укулар оештырылды (+ФОТОЛАР)

"Актанышның беренче санлы мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәр бүген бөтен район үзәген аякка бастырды. Санаулы минутлар эчендә мәктәп яны территориясе оператив төркем тарафыннан әйләндереп алынды, урамда машиналар хәрәкәте туктатылды. Урамнан кычкыртып янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы машиналары узды, шулай ук бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пункты өчен...

"Актанышның беренче санлы мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәр бүген бөтен район үзәген аякка бастырды. Санаулы минутлар эчендә мәктәп яны территориясе оператив төркем тарафыннан әйләндереп алынды, урамда машиналар хәрәкәте туктатылды.
Урамнан кычкыртып янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы машиналары узды, шулай ук бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пункты өчен җаваплы кешеләр чакырылды. Мәктәп тирәсендә тыз-быз йөгерүчеләр күренде. Бер мәхшәр диярсең...
Баксаң, беренче мәктәп территориясендә терроризмга каршы "учение" барган икән. Махсус укулар районда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында үтүен дә исәпкә алсак, шөкер, борчылырлык сәбәп юк.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: әлеге айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла.
Укуларның нәтиҗәсе әйбәт дип бәяләнгән, бар оешма да таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли алган бүген. Шулай да махсус оператив группага киләчәктә булган кимчелекләрне төзәтү бурычы куелды, мондый төр укуларга җитди әзерләнергә кирәклегенә басым ясалды.
Аңлашылганча, "Бомба" дип язылган пакетны да, укулар үткәрү максатыннан, полиция вәкилләре үзләре куйган - халык арасында паникага бирелер сәбәп юк.
Укулар уку белән, шулай да, җәмәгать, «Мәктәпкә бомба куелды» дигән хәбәр белән уйнамавың хәерле:
1. Мәктәпкә һәр очракта саперлар, кинологлар, шартлаткыч техника белгечләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, кыскасы, тулы бер лаборатория киләчәк.
2. Бомба табылмыйча, информациянең ялган икәнлеге ачыкланса, аның бәясен әти-әниең күтәрәчәк. 207нче маддә (УК РФ) буенча штраф итеп 500 минималь хезмәт хакы каралган. 14 яшьтән узганнар 6 елга иректән мәхрүм ителә.
3. Тавышны (чүпрәк аркылы булганда да!) барыбер таныйлар, телефон операторын исәпләп чыгарырга, кем шалтыратканны белергә бик аз вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев