Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүген Актаныштагы ресурс үзәктә татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтә (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныштагы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгенә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының 9 сыйныф базасында I - II курсларда укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада оештырылды. Мондый төр олимпиада әлеге белем бирү йортында тәүге тапкыр үтә. Бүген Актаныш технология техникумында республиканың 30га якын урта...

Бүген Актаныштагы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгенә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының 9 сыйныф базасында I - II курсларда укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада оештырылды.
Мондый төр олимпиада әлеге белем бирү йортында тәүге тапкыр үтә. Бүген Актаныш технология техникумында республиканың 30га якын урта урта һөнәри белем бирү йортларыннан 60тан артык студент татар теле буенча белем һәм күнекмәләрен тикшерә.
Алар арасында Казан, Әтнә, Минзәлә, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Норлат, Буа студентлары булу әлеге олимпиаданың әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклый.
Олимпиадага килүче укытучылар һәм студентларны техникумның актлар залында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, техникум директоры Ләйсән Нурлыева сәламләде.
Студентларга олимпиданың тәртибе аңлатылды. Алар, төркемнәргә бүленеп, практик һәм гамәли биремнәр эшләргә утырды.
Укытучылар исә түгәрәк өстәл артында бүген үзләрен борчыган сорауларга җаваплар эзләде, әзерләнгән чыгышлар тыңланды.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Актаныш технология техникумының тарихы 1975 елда Бөгелмә районы Карабаш һөнәр училищесын Актанышка күчереп кую белән языла башлый. Уку йорты 1975 елдан 2011 елга кадәр һөнәри училище исемен йөртә; 1977, 1983, 2007 елларда азмы - күпме статуслары алышына, ләкин училище булып кала; 2011 елдан - һөнәри лицей;

2012 елдан - технология техникумы,

2017 елдан - авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче РЕСУРС ҮЗӘГЕ.

Бүгенге көндә биредә 273 студент укый, аларга 34укытучы- мастер белем һәм күнекмә бирә.

Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәгехезмәт күрсәтү өлкәсендә түбәндәге һөнәрләр буенча квалификацияле белгечләр әзерли:

Техник-механик

Техник-электрик

Техник-технолог

Реклама

ВСДFкатегорияле тракторчы-машинист

Пешекче, кондитер

Эретепябыштыручы

Бухгалтер

Авыл хуҗалыгында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер

Тегү җиһазлары операторы

Терлекчелек комплекслары һәм механикалаштрылган фермалар операторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев