Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүген Актанышта праймериз үтте

Искәртеп үтәбез, бүген сайлаучыларга тәкъдим ителгән бюллетеньдә ике кандидат күрсәтелгән иде. Алар - Илшат Рәфит улы Вахитов һәм Фәттахов Энгель Нәвап улы.

Мәгълүм буганча, 2018 елның 9 сентябрендә - бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. Шул уңайдан бүген Актаныш ның 1нче мәктәбендә урнашан 1 нче санлы санау участогында “Бердәм Россия” партиясенең алдан сайлаулары (праймериз) үтте.

Сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана торган тавыш бирү -  сайлауларга әзерлекнең иң мөһим этабы икәнен дә исәртү кирәк.

Бүгенге алдан сайлау Актанышта беренче типта үтте,  ягъни монда 600 артык сайлаучы катнашырга тиеш иде.

Сайлаучыларга сәяси партиядән бердәм кандидат сайлау өчен бюллетень бирелде. Тавыш бирү рейтинг буенча үтте, икенче төрле әйткәндә, күрсәтелгән кандидатларның берсенең фамилиясе турысына тамга яки башка төрле билге куярга мөмкин иде,  ягъни әлеге гамәл гражданның үз тавышын әлеге кандидат өчен бирүен күрсәтте . Бюллетеньдә үк  кандидатлар хакында белешмә күрсәтелгән иде.

Искәртеп үтәбез, бүген сайлаучыларга тәкъдим ителгән  бюллетеньдә ике кандидат күрсәтелгән иде.  Алар - Илшат Рәфит улы Вахитов  һәм Фәттахов Энгель Нәвап улы. 

Исәпләү участоклары Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә ябылды. Тавыш бирүләрне санаганнан соң, исәпләү комиссиясе бүгенге праймеризга нәтиҗә ясаячак. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча  кандидатларның рейтингы булдырылачак.  Әлеге рейтинг 9  сентябрьдә үтәчәк Татарстан Республикасы территориясендә Актаныш районы буенча сәяси партиядән  депутат сайлауга кандидатларны билгеләүгә нигез булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев