Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде (ФОТОЛАР ДА БАР)

Бүген, 19 декабрь көнне, Казан Кремлендә Татарстанның беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китапны тәкъдир итү чарасы оештырылды. 600 биттән торган китапта Шәймиев президентлык иткән чордагы тарихи мәгълүматлар, үзе язган балачагы, тормышы, нәселе турында да язмалар һәм фоторәсемнәр бар. «Молодая гвардия» нәшриятында басыла торган «Жизнь замечательных людей» сериясендә...

Бүген, 19 декабрь көнне, Казан Кремлендә Татарстанның беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китапны тәкъдир итү чарасы оештырылды. 600 биттән торган китапта Шәймиев президентлык иткән чордагы тарихи мәгълүматлар, үзе язган балачагы, тормышы, нәселе турында да язмалар һәм фоторәсемнәр бар.
«Молодая гвардия» нәшриятында басыла торган «Жизнь замечательных людей» сериясендә чыккан бу китап - нәшриятның яңа проекты. «Искиткеч кешеләр тормышы. Биография дәвам итә» дип аталган яңа шәлкем соңгы ун елда гына басыла башлаган һәм ул бүгенге көндә дә исән кешеләргә багышлана.
Чарада күп кенә танылган сәясәтчеләр, милләттәшләр, журналистлар бар иде. Атап әйткәндә Минтимер Шәймиев үзе, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, бу китапны чыгаруда башлап йөрүче Валентин Юркин һәм китап авторы Нурсөя Шәйдуллина һ.б. бар иде.
Бүгенге очрашуга килүчеләрнең барысына да Шәймиев имзалаган китаплар бүләк буларак тапшырыла.
Китап героеның имзасы куелган беренче биткә Шәймиев үзе мондый сүзләр язган:"Бик тә, бик тә гади булмаган заманнарда башкарылган, олымы, бәләкәйме эшләргә яхшы бәя бирүегез өчен бик зур рәхмәт. Шулай да әйтим әле: мин начар кеше түгел, ләкин шулкадәр яхшы да түгелмендер". (Спасибо за добрую оценку поступков, больших и малых дел, реализованных в очень, очень не простое время. Все же скажу: я неплохой, но не настолько хорош).
Китап авторларының берсе - Нурсөя Шәйдуллина: «Бу китапка кергән мәгълүматлар - тарихи мәгълүматлар, уйлап чыгарылган түгел. Алар минем күз алдында булган хәлләр. Менә шушы минем дә ул тарихтан читтә булмавым язуда да ярдәм итте. Мин журналист кеше барысын да үз күзләрем белән күрдем ул вакытларда. Президентның матбугат хезмәтендә эшләүне мин язмышның зур бүләге дип кабул итәм. Әлбәттә, бу китапка барлык булган мәгълүматлар сыймады. Чөнки бик күп матерал җыелган иде. Бәлки яңа китап өчен нигез булыр», диде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев