Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүгеннән, ягъни 1 августтан, эшләүче пенсионерларның пенсиясе артты

Акчаның арту өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк,...

Акчаның арту өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк.
Бүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, ул эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият түләве һәм исәпләнелгән пенсия балларына бәйле булачак. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Ә 2016 елда бер пенсия баллы 74,27 сум булуын исәпкә алсак, максималь артым 222 сумнан бераз гына артык булачак. Өч баллга ия булу өчен пенсия яшендәге кешенең узган елгы айлык хезмәт хакы 19,9 мең сум булырга тиеш, дип ачыклык кертелә.
2016 елда эш бирүчеләр иминият түләве түләгән картлык һәм инвалидлык буенча лаеклы ялга чыккан пенсионерларның акчасын яңадан исәпләү өчен гариза тапшыру кирәкми.
Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, илдә якынча 43 миллион пенсионер исәпләнә һәм аларның өчтән бере эшли.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/01/145438/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X