Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәхетемне читтә түгел, мин җирдә таптым

Быел да районыбызда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Елына 365 көн хезмәттә булган уңганнар кадер-хөрмәткә чынлап та лаек. Ярминкә гөрләде Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә түгел, бөтен район халкы көтеп алды бу көнне. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән ярминкәдән кеше үзенә кирәкле яшелчә-җимешен, итен, сөтен, маен алып...

Быел да районыбызда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Елына 365 көн хезмәттә булган уңганнар кадер-хөрмәткә чынлап та лаек.
Ярминкә гөрләде
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә түгел, бөтен район халкы көтеп алды бу көнне. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән ярминкәдән кеше үзенә кирәкле яшелчә-җимешен, итен, сөтен, маен алып калырга ашыкты.
Ярминкә бик бай иде. Бәяләрен дә базарныкына караганда чагыштырмача арзан итеп куйганнар. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ярминкә барышы белән танышып, халык белән аралаштылар.
- Үткән ярминкә барышында булган кимчелекләрнең барысын да төзәттек. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә ит җитмәде дигәннәр иде. Бу юлы барлык төр продукция дә бар һәм җитәрлек күләмдә. Бәяләре дә сатып алырлык дип исәплим. Үзеңә кирәклесен рәхәтләнеп сайлап ал гына. Табыннарыгыз мул булсын, шушы продукцияләрдән бервакытта да өзелмәгез, - дип, фикерләре белән уртаклашты Фаил Камаев.
Бу юлы Касыймовларның сөт заводы, башка ярминкәләрдән үзгә буларак, "Бәрәкәтле" бренды астында, 1 литрлы махсус шешәләрдә, сөт тә алып чыккан. Маен да төрле зурлыктагы капларга тутырган.
Халыкка кош итләренең дә төрлесен тәкъдим иттеләр. Какланган казлар, тавык түшкәләрен халык яратып алды. Мөгезле эре терлек итенең дә сатылмый калганы булмады диярлек.
Ярминкәгә авыл җирлекләре белән берлектә, мәктәпләр дә үз продукцияләрен алып килгәннәр иде. Элек кеше суган, бәрәңге, кишер кебек яшелчәләрне сумкасына капчыклардан бушатып алса, хәзер аларны кечкенә сетка капчыкларга тутырып куйганнар. Сатып алучылар өчен уңайлыклар арта бара. Моны алар үзләре дә яшерми.
Нәсим Гыйльфанов, Куян авылыннан:
- Ярминкәне күрик дип килдек, бик бай. Илләр имин булып, киләсе елларга да мондый ярминкәләрне күрергә язсын.
Нәсиха Зиннәтуллина, Яңа Балтач авылы:
- Ярминкәләрне көтеп алабыз. Арзан бәяләрдән шушындый сатулар
оештырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт.
Кадер-хөрмәт ихлас күңелдән
Күңелле мизгелләр район мәдәният йорты бинасында дәвам итте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, алдынгы хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче оешма-предприятиеләр катнашты.
Быелгы чара, башка еллардагыдан үзгә буларак, тарих белән бергә үрелеп барды. Узган гасырның Октябрь революциясеннән соң Совет власте җирне крестьяннарга бирә. Башта төрле ширкәтләр, аннан күмәк хуҗалыклар оеша. Беренче күмәк хуҗалыкны оештыру, авыл халкын күмәк хуҗалыкка тарту, әлбәттә, җиңелләрдән булмый. Беренче рәисләрнең иң күренеклесе, Әнәктә 8 нче март исемендәге күмәк хуҗалыкны оештыруны башлап йөрүче Шәрип Шәймиев була. Алдан күрүчән, зирәк җитәкче буларак, иң авыр, газаплы Бөек Ватан сугышы елларында да халыкны ачтан үлүдән саклап кала ул. Яңа Балтач авылындагы "Дамир" хуҗалыгын җитәкләгән Зәки Габдуллин, "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Әхмәтясәви Хөсәенов, Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Миргаяз Заманов, "Таулар" хуҗалыгы җитәкчесе Инсаф Камалетдинов, "Коммунизмга" хуҗалыгы җитәкчесе Кәрам Гарипов, "Авангард" хуҗалыгы җитәкчесе Хәйдәр Галиев, "Кызыл көч" хуҗалыгы җитәкчесе Гадел Сәлахетдиновка сугыштан соңгы авыр елларда хуҗалыкларны җитәкләү, аларны алдынгылар сафына чыгару җиңелләрдән булмагандыр.
Аларның эстафетасын Флүн Галиуллин, Марс Шәвәлиев, Риф Имамов, Галимҗан Госманов, Фаис Фазуллин, Баязит Мөхәммәтов, Рәмзис Шаиянов, Ягъфәр Гыйбадуллин, Нургаян Нурлыев, Таһир Әхмәев, Рәзиф Хәбибуллин, Фирнаел Шәвәлиев кабул итеп ала. Һәрберсенең тырыш хезмәте, эшне дөрес оештыра белүе нәтиҗәсендә районыбыз республикада алдынгылар рәтенә чыга. Рәүхәт Сәлихҗанов, Дамир Җәлилов, Ильяс Мирзаянов,Фагил Бариев, Рафис Миңнеханов, Айрат Гапсәләмов, Хәлил Хуҗин, Рәшит Харисов, Азат Бикмөхәммәтов - үзләреннән алда эшләгән олпат затларның лаеклы дәвамчылары. Инде өлкән буын җитәкчеләр сафын яшьләр тулыландыра. Моннан берничә еллар элек җитәкчелек дилбегәсен кулларына алган Фарис Фәтхиев, Рәфыйк Сәхабетдинов, Алмаз Кәримов, Рамил Вәлиев, Рәзиф Галләмов, Хәмзә Гыйльметдинов, Илфат Әндәрҗанов, Зөфәр Гәрәев хуҗалык хезмәтчәннәрен алга өнди.
Залда утыручы һәркем тарихи фактларга нигезләнеп күрсәтелгән кинофильмны зур кызыксыну белән күзәтте. Өлкән буын вәкилләре үзләренең яшьлек чорына кайтып килсә, яшьләр аларның хезмәтенә соклануын яшермәде. Әйе, тырыш, фидакарь халык яши безнең районда. Уртак максат-бурычларны алга куеп, бер йодрыкка тупланып хезмәт иткәнгә, нәтиҗәләребез дә яхшы.
Быел да игенчеләребезнең маңгай тире белән басу-
кырлардан мул уңыш җыйнап алынды. Менә берничә ел инде безнекеләр республикада алдынгылыкны бирми. Шуңа да күңелләре күтәренке, кәефләре дә яхшы.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләү тантанасында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сезне Уңыш бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләчәктә дә үзегез сайлаган хезмәтегездә уңышлар телим. Үзебезнең традицияләребезгә тугры калып, без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Тормышыбызның нигезе - икмәк, ит, сөт. Алардан башка яшәешне күз алдына да китерә алмыйбыз. Соңгы биш ел үзенең табигый шартлары белән кырыслыгын күрсәтсә дә, Актаныш районы игенчеләре, терлекчеләре республикада уңышларга ирешә. Беренче өчлектән төшеп калмый. Монда өлкән буын вәкилләренең дә, яшьләрнең дә өлеше зур. Алдагы елларда да һәрбер тармак буенча да яхшы итеп эш оештырырга, мул тормышта яшәргә язын. Рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та изге теләкләрен әйтте.
- Бүген иң кирәкле һөнәр ияләре бәйрәменең берсе дип уйлыйм. Чөнки ипекәйсез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Залда утырган ветераннарыбызга да чиксез рәхмәтлебез. Сез салган нигездә, без хезмәтне заман шартларына яраклаштырып
дәвам итәбез. Киләчәктә дә якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын.
Бәйрәм тантанасына Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылыннан да кунаклар килгән иде. "Татарстан Партнеры" җәмгыяте генераль директоры Кыязым Дибердиев барлык райондашларны бәйрәм белән тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
- Сезнең якларга килгән саен матур хезмәтегезне күреп, сокланып йөрибез. Кырларыгыз, басуларыгыз искиткеч. Уңышларыгыз зур. Халкыгыз күркәм, тырыш. Кайда гына барсак та, актанышлыларны уңай яктан телгә алабыз. Сезне бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз, яңа хезмәт уңышлары телибез.
Бәйрәм чарасында яңгыраган җырлар, дәртле биюләр залда утыручыларның күңеленә хуш килгәндер. Биредә алган хис-тойгылар әле алар күңелендә озак сакланыр. Алда тагын тынгысыз хезмәт көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев