Актаныш

БИЗНЕСМЫ, ИЗГЕ ГАМӘЛМЕ: Актанышта мәет җирләү эшләрен акчага башкаручы оешма барлыкка килде

“Прощальный кортеж” дип язылган машинаны күргән ак яулыклы әбинең “Ходаем, хәзер үлеп тә котылып булмый икән. Үлгәч тә, зиратка акча түләп барасылар бар икән”, - дигән сүзе беренче мәлгә көлкерәк тоелса да, җитди уйланырга сәбәп булды.

Соңгы арада Актанышта бер ягына “Ритуальные услуги”, икенче ягына “Прощальный кортеж” дип язылган газель автомашинасы күренә башлады. Бакыйлыкка күчкән кешене мондый машиналар белән соңгы юлга озатуны киноларда яисә зур шәһәрләрдә генә күргән райондашларыбыз күңеленә шом керткән булып чыкты ул. 



Шушы машинаны күргән ак яулыклы әбинең  “Ходаем, хәзер үлеп тә котылып булмый икән. Үлгәч тә, зиратка акча түләп барасылар бар икән”, - дигән сүзе беренче мәлгә көлкерәк тоелса да, җитди уйланырга сәбәп булды. 

Берәү дә каршы килмәс, бүген халык рәхәт вә җайлы яшәргә өйрәнеп бетте. Машинаны да акча түләп кенә юдыртабыз, барасы җиргә дә җәяү түгел, таксида җилдерәбез, көтү көтәргә дә кеше яллыйбыз, утын-печәнне дә хуҗа кулы түгел, аның кесәсендәге акчасы әзерли хәзер. Шуңа күрә, Актанышта мәетне соңгы юлга озату мәшәкатьләрен үз өстенә алырга әзер булган оешма барлыкка килгән икән – бу да заман таләбе. Үтә дә җаваплы эшне башкарып чыгам дип торучы булганда, бу хезмәттән файдаланучылар да табылачак. Мәет озатканда якыннарының күңел халәтен исәпкә алсаң, ярдәм дә булып тора әле ул ритуаль хезмәтләр. 

Машинаның язулары русча булса да, әлеге хезмәтне булдыручы егет – саф татар. Үзебезнең Актаныш егете Ленар Әхмәтдинов ул. Моңа кадәр Актаныш халкы күреп тә, ишетеп тә белмәгән соңгы юлга озату хезмәте белән Ленарны дустының үлеме очраштырган. 

- Шәһәр җирендә мәет озатуны шушы рәвешле башкару күптән бик популярлашкан. Уйлап карагыз, 1982 елда Яр Чаллы шәһәрендә ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмалар нибары икәү генә булса, бүген аларның саны 62гә җиткән. Димәк, аларга сорау бар. Актанышта да шундый очраклар белән очрашырга туры килде: кеше үлгән, әмма аңа кабер казырга килүчеләр бик аз, күмү эшен башкарып чыгу өчен кирәк-яраклар әзер түгел, үлем ачысын кичергән кешенең үз хәле хәл. Бер тапкыр каберне 3 егет әзерләдек – казучы юк чөнки. Кабер казырга кеше кирәк дип хәтта интернет челтәренә дә язып караганнар. Нәтиҗәсе булмаган. Менә шушы хәлләрдән соң өч ай чамасы уйланып йөрдем дә, ритуаль хезмәт күрсәтүне Актанышта да җайга салып җибәрсәң, начар булмас иде дигән фикер килде башка, - дип сөйли шәхси эшмәкәр. 


Бу тәкъдиме белән Ленар район җитәкчелегенә дә кергән.  Оешма алар тарафыннан  яклау тапкан. Бу уңайдан Әхмәтдинов белән Актаныш районы арасында ике яклы килешү төзелгән. Килешү буенча, ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма ялгыз карт-карчыкларны җирләүне дә үз өстенә ала. Түләү бу очракта дәүләт тарафыннан мәрхүмгә тиешле үлемтек акчасыннан алына. 

Бүген әлеге оешма “Актаныш-лес” бинасындагы “Данила-Мастер” офисының бер бүлмәсендә урнашкан. Бүлмә ишеген ачып кергәч, кабер ташлары, венок, чәчәкләр каршы ала. Бу эшкә тотынган кеше мораль яктан бик чыдам, нык булырга тиештер дигән уй сызып үтә. 



- Ленар, тәвәкәлләү – ул бер нәрсә. Якыннарың, дусларың, әниең ничек кабул итте соң бу башлангычны? 

- Әнием, нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне белү белән, “изге эшкә тотынасың, улым, ниятләрең барып чыксын”, - диде. Ә дуслар башта аңламады. Ни генә дисәгез дә, өлкән буын ул үлемгә күңеленнән генә әзерләнеп йөри. Мәңгелеккә киткәндә, бар әйберсе дә әзер булсын дип тырыша. Кемнедер җирләгәндә, кабер казучысы булмаган, берәүләр мәет юучы эзләгән икән, кешечә озата да алмаганнар ише сүзләрне ишеткәч, ирексездән, менә шушы ритуаль хезмәтләрне барлый башлыйсың. Кеше, кем булуына да карамастан, бу дөньядан тегесенә тиешенчә кадер-хөрмәт белән озатылырга тиеш. Бу – минем ярыйсы ук формалашкан фикер. Бу эшкә тотынуымның да нигезендә шул ята. 



Әлегә Әхмәтдиновның хезмәт күрсәтүче оешмасы кабер ташлары, чардуганнар кайтару, ләхет такталары әзерләп бирү, мәетләрне соңгы ноктага илтеп кую белән шөгыльләнә. Газель моның өчен махсус җайлаштырылган. Кеше кайгысыннан акча эшли инде диючеләр ялгыша. Бүген Актаныштагы бу хезмәтнең бәясе – сәгатенә нибары 500 сум. Билгеле, ягулык бәясе бу хакка кертелмәгән. Анысы юл озынлыгыннан куела, бер километры – 25 сум. 


 


- Минем бүген төп керем чыганагы – пластик тәрәзәләр ясаучы һәм куючы “Данила-Мастер” оешмасы. Ритуаль хезмәтләр күрсәтү ул әлегә бизнес түгел. Бу өлкәгә аяк атлавыма бер ел вакыт үтсә дә, башымда һаман мең төрле сорау: моны актанышлылар кабул итәрме? Халыкта түләүле ритуаль хезмәтләрдән файдалануга ихтыяҗ туармы? Бу оешма Актанышта үз урынын табармы? - дип борчыла Ленар Хәдит улы. 



Хәер, районда бу хезмәттән файдаланучылар да бар инде. Киләчәктә оешма тулы сферада хезмәт күрсәтүне максат итеп куя, ягъни аның үзенең кабер казучылары да, мәет юучылары да булачак. Мәетнең соңгы күлмәге кебек кирәк-яракларны да үзендә булдырырга тели ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасы. Сүз уңаеннан, биредә мәетнең нинди милләттән булуы роль уйнамый. Беренче чиратта ул адәм баласы. Әгәр Актаныш районында бердән-бер оешма җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алган икән – ул аны җиренә җиткереп башкарырга бурычлы. 

Билгеле, ритуаль хезмәтләрне акчага башкара торган оешманың район өчен кирәк-кирәкмәвен вакыт күрсәтер. Мәет озатуның шактый саллы бәягә басуы һәркемгә мәгълүм. Кемдер, чыннан да, акчасын гына түләү яклыдыр. Оештыру эшләрен махсус бригадага тапшыру, минемчә, ниндидер гөнаһлы гамәл түгел. Аннан килеп, Ленар Әхмәтдинов үз хезмәтләрен беркемгә дә көчләп тагарга җыенмый. Чакыру-чакырмау  һәркемнең үз эше.  Бу дөнья белән алыш-бирешен өзгән кешегең үзенә мәңгелек йортка нинди техникада баруы роль уйнамый. Әмма кадер-хөрмәт булырга тиеш, хәтта соңгы юлда да.

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: