Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘХЕТЛЕ АБУНӘЧЕЛӘРЕБЕЗНЕ БАРЛАП: Бәхет Такталачык халкын ярата

Бу юлы төп бүләкләр исемлегендәге өч фотоаппаратның берсе үз хуҗасын Актаныш районыннан тапкан булып чыкты.

Менә инде унынчы ел рәттән “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз укучылары арасында «Язылган өчен телевизор» акциясе уздыра. һәр язылу кампаниясендә бәхетле абунәчеләр ачыкланып, алар җәмгыятнең кыйммәтле бүләкләренә ия була. 

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында да "Татмедиа" үз язылучыларын  шул рәвешле сөендерде. Бәйгедә катнашу өчен нибары АҖнең өчтән дә ким булмаган басмасына язылып, язылу квитанцияләре нөсхәләрен юлларга кирәк иде. 

Быел республиканың 39 районыннан барлыгы 209 абунәче бәйгедә катнашу теләге белдергән. Андыйлар арасында актанышлылар да бар. Димәк, безнекеләр дә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең басмаларына бик теләп языла, аларны яратып укый. 


"Языл һәм телевизор от" акциясе буенча призлар 15 февраль көнне уйнатылып, агентлык төп приз – смарт телевизорны Апас районында яшәүче бәхетле абунәчегә юллады. Бу юлы төп бүләкләр исемлегендәге өч фотоаппаратның берсе үз хуҗасын Актаныш районыннан тапкан булып чыкты. Ул Такталачык авылында гомер кичерүче Кәүсәрия ханым Ильясова насыйп булды. 

Хезмәт юлын балаларга аң-белем бирүгә багышланган мөгаллимә өчен газета-журналларга язылу гадәти хәл. Инде аның тормыш иптәше дә моңа күптән ияләшкән – замана белән бер адымда атлыйм дигән укытучыга басма мәгълүмат чараларына язылмый калу мөмкин дә түгел. Быел исә Кәүсәрия ханым “ТАТМЕДИА” акционерлык җәямгыяте оештырган бәйгедә катнашып, үз бәхетен сынап караган. 

Уйнатылган бүләкләрдән тыш, быел да бәйгене оештыручылар 40 махсус бүләк әзерләгән. Алар районнарда иң зур суммага газета һәм журналларга язылган абунәчеләргә адресланган иде. Андыйлар исемлеген тулыландыручылар сафындагы райондашыбыз шулай ук Такталачык авылыннан. Надил Шәеховлар гаиләсенең яшәеше дә мәктәп системасы белән бәйләнгән. Инсия ханым   коррекцион мәктәптә укыта. Шактый еллар дәвамында газета-журналлар белән тыгыз элемтәдә ул. Мөхәррият бинасына бүләген алырга килгән гаилә башлыгы Назил абый басма  матбугаткә язылу өчен тотылган сумманы төгәл генә әйтә алмады. “Санасаң, күп кебек тә тоелыр. Әмма басма мәгълүмат өчен ул акча кызганыч түгел. Бөтен яңалыкларны шуннан белеп барабыз бит. Шулай да бер өем газета-журнал арасыннан кул иң беренче район газетасына үрелә. Актанышның яшәешен, юбилейларын билгеләп үтүче райондашларыбызны, арабыздан киткәннәрне шуннан барлап барабыз. Реклама-белдерүләре дә кул астында гына”, - ди, 25 елдан артык безнең басманың тугры дусты Назил әфәнде. 

Билгеле, газета-журналларны күпләп алдыруда почта хезмәткәрләренең өлеше әйтеп бетергесез зур. Абунәчеләребез басма матбугатне вакытында алсын өчен алар кулларыннан килгән кадәр көч куя. Чирек гасыр гомерен шушы хезмәткә багышлаган Зөлфия Рафаэль кызы Хөрмәтуллина күп еллар дәвамында Такталачык авыл җирлегендәге почта бүлекчәсен җитәкли. Бу нисбәттән без аның белән дә элемтәгә кердек. 

- Кешелек дөньясын интернет колачлап алган заманда газета-журналларга яздыру Такталачык җирлегендә ничек оештырыла?


- Сүз дә юк, 7-8 ел элеккеге чор белән чагыштырганда, газета-журналларга язылу шактый сүлпәнәйде. Интернет челтәре үз эшен эшли. Әмма нәкъ менә басма матбугатне үз итүчеләр безгә тугры булып кала.

- Такталачык почта бүлекчәсе газета-журналларга яздыру буенча районда лидерлык позициялләрендә.  Абунәчеләрне ничек саклап каласыз? 

- Иң беренче шуны билгеләп үтәсе килә, без авылдашларның почта бүлекчәсенә килүен көтеп утырмыйбыз. Язылу чорында өйдән-өйгә кереп йөрү күпкә отышлы. Халык үзе дә моңа ияләшкән инде, үзләре үк чакырып тора. Аннан килеп, авылда ике мәктәп, балалар бакчасы булу да үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмый. Укытучылар, тәрбиячеләр даими рәвештә газета-журналларга языла, безнең алар белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәтебез бар. Һәм, иң мөһиме, Такталачык җирлеге гомер-гомергә зыялылыгы, мәгърифәтлелеге белән аерылып торды. Җирлек күпмедер дәрәҗәдә өлкәнәйсә дә, газета-журналларга язылып, дөнья хәлләре белән танышып торалар. 

-  “Актаныш таңнары” газетасына язылу ничек бара? 

- Яртыеллыкта 160лап хуҗалык район газетасына языла. Димәк ике почта хезмәткәренең эш күрсәткече яхшы дигән сүз бу. Әле 1 апрельдән генә старт алган кампания дә уңышлы бара. Алга куелган планны үтәп чыгарбыз дигән ныклы ышанычта без!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев