Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БОРЧУЛЫ ТЕМА: Актанышның икенче санлы урта мәктәбендәге агулану очрагы расланырмы?

6 сентябрь көнне Актаныш районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Сәбәбе: Актаныш районының икенче урта мәктәбе ашханәсендә 20 укучының ризык ашап агулануы. Зыян күргән балалар арасында 2006, 2007, 2009, 2011, 2012 елгылар бар.

Башлангыч диагноз – гастроэнтеритның кискен формасы. Беренчел мәгълүматлар буенча, агуланган балалар Актаныш үзәк хастаханәсенә төнге сәгатьләрдә үк хәлсезлек, укшу, косу, эч китү кебек билгеләр белән мөрәҗәгать иткән. 6 сентябьнең 15.00 сәгатенә гастроэнтерит диагнозы белән хастәханәгә салынучыларның саны 20гә җиткән.

 

Реклама

Әлеге мәгълүматны районның баш табибы Айдар Хәев та раслады: 


– Балалардан  анализлар алынды, нәтиҗәләре 3 көннән соң билгеле булып,  клиник диагноз куелачак. Хәзер авыруларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә, – диде ул. 


 Килеп туган четерекле ситуация буенча районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов та  аңлатма бирде: 


– Прокуратура районга килгән Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тикшерү алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләре дә тикшереләчәк. Кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү шәхсән минем контрольдә, – диелә аңлатмада. 


Сүз уңаеннан, Актанышның икенче урта мәктәбендә бүген укулар оештырылса да, балалар тукландырылмаган. Биредә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре тарафыннан белем бирү йортының  санитария-дезинфекция режимы, хезмәткәрләр тарафыннан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәлүе тикшерелә. Шулай ук мәктәптә тулы дизенфекция үткәреләчәк. 


Балаларның  агулану очрагы тулысынча расланса,  РФ Җинаятьләр кодексының “Куркынычсызлык 
таләпләренә җавап бирмәүче товарлар һәм продукцияне җитештерү, саклау, ташу яисә сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү“ дигән 238 нче  маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев