Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БОРЧЫЛМАГЫЗ: Актаныш районында себер түләмәсе авыруы моңа кадәр булмады, юк һәм булмас та

Билгеле булганча, бүген Актанышта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Муниципаль район масштабында оештырылган әлеге чара барышында районның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелә.Аның кысаларында махсус республика комиссиясе районның гражданнар оборонасы буенча җаваплы затларының төрле ситуацияләрдә ничек эш итәселәрен гамәлдә тикшерә. Чара хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша район халкына алдан ук хәбәр...

Билгеле булганча, бүген Актанышта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уза.
Муниципаль район масштабында оештырылган әлеге чара барышында районның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелә.Аның кысаларында махсус республика комиссиясе районның гражданнар оборонасы буенча җаваплы затларының төрле ситуацияләрдә ничек эш итәселәрен гамәлдә тикшерә.
Чара хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша район халкына алдан ук хәбәр ителеп торса да, өйрәнүләр барышындагы махсус оештырылган гадәттән тыш хәлләрне кайберәүләр чынбарлык дип кабул итте.
Шундый ялгыш фикерләрнең берсе халыкта чын мәгънәсендә паника тудырды. Халык арасында районда түләмә (сибирская язва) авыруы таралган дигән имеш-мимеш китте.
Хөрмәтле райондашлар! Актаныш районына әлеге афәт ЯНАМЫЙ. Моны районның гына түгел, республиканың ветеренар белгечләре дә раслый.
Тагын бер кат искәртәбез: Терлекләрдә түләмә (сибирская язва) авыруы билгеләре Татарстанда, шул исәптән Актаныш районы территорияендә дә, күзәтелми. Вәзгыять тулысынча контрольдә. Димәк, борчылырлык сәбәп юк.
Халык арасында таралган имеш-мимешләр дә гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчелекнең әзерлек дәрәҗәсен гамәлдә тикшерү өчен оештырылган өйрәнүләргә генә бәйле. Тыныч булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев