Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле дуслар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап...

Кадерле дуслар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Беренче сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли. Һәм менә бүген дә республикабызда меңләгән бала дус һәм тату, бердәм мәктәп гаиләсенә килеп кушыла, бөтен гомере буена онытылмас матур хатирә булып сакланачак мизгелләр кичерә.
Күпмилләтле халкыбызга һәрчак мәгърифәткә, яңа белем үзләштерүгә омтылыш хас. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә мәгариф өлкәсе алдынгыларыннан санала, ул үзенең көчле югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән дан тота. Яхшы мөгаллим-укытучылар һәм һөнәри өлкәдә сынауларны лаеклы узардай яшь кадрлар әзерләү республиканың һәрвакыт өстенлекле бурычларыннан булды һәм шулай булып кала да.
2019 елда Казанда Халыкара WorldSkills һөнәри осталык чемпионатын, шулай ук киләсе елда Россиядә беренче тапкыр буларак үзебездә Мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасын үткәрү хокукын гаять кискен ярыш шартларында яулап алуыбыз Татарстан мәгарифенең уңышлы үсүенә дәлил булды.
Укытучыларга, мөхтәрәм профессорлар, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренә шушы мөнәсәбәт белән аеруча олы хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Беренче сыйныф укучысыннан алып чәчләренә чал кунган олпат профессорга кадәр - сезнең һәрберегезгә яңа уку елында иҗади казанышларга ирешү, белем иленә мавыктыргыч сәяхәттән бик күп кабатланмас якты тәэсирләр алу насыйп булсын!
Сезгә бәхет, иминлек, уңышлар телим! Белем көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев