Актаныш

Бу кемнең чүпләре? (фотолар)

Актанышыбызны бизәмәгән бер күренешкә тукталасы килә. Ул да булса - чүп савытлары куелган мәйданчыклар. Күп урыннарда чүп савытлары мәйданчыклары заман таләпләренә китереп эшләнгән, җитәрлек итеп каты көнкүреш калдыкларын салырга чүп савытлары - контейнерлар куелган. Икенче төрле әйткәндә, халыкка көнкүреш калдыкларыннан арыну һәм чисталык өчен бар уңайлыклар булдырылган. Әмма күбебез бу...


Актанышыбызны бизәмәгән бер күренешкә тукталасы килә. Ул да булса - чүп савытлары куелган мәйданчыклар.

Күп урыннарда чүп савытлары мәйданчыклары заман таләпләренә китереп эшләнгән, җитәрлек итеп каты көнкүреш калдыкларын салырга чүп савытлары - контейнерлар куелган. Икенче төрле әйткәндә, халыкка көнкүреш калдыкларыннан арыну һәм чисталык өчен бар уңайлыклар булдырылган. Әмма күбебез бу уңайлыкларны бетерү өчен бөтен көче белән "тырыша".

Нинди генә чүп-чар чыкмый бу мәйданчыкларга: корыган агач ботаклары, төзелеш калдыклары, ихатадан арткан иске мебельләр, ишек-тәрәзәләр һәм иң мәхшәре- ихата-бакчадан чыккан чүп үләннәре, бәрәңге, яшелчә сабаклары, җиләк-җимеш куаклары.

Чүп савытларын бушатып китүгә, 15-20 минут эчендә, чүп савытлары янә шулар белән тутырыла һәм көнкүреш калдыкларын салырга урын калмагач, алар инде мәйданчыклар тирәсендә үз "урыннарын" алалар. Шулай итеп, үз кулларыбыз белән Актаныш авылы уртасында чүп өемнәре барлыкка китерәбез.

Һәр кеше аңласын иде - чүп савытларына бары тик каты көнкүреш калдыклары салынырга тиеш. Башка эре чүпләрдән арыну өчен һәр кешенең үзенең зонасы булырга тиеш. Һәр кеше үзе техника яллап, мондый чүпләрен махсус чүп түгү урынына илтерергә тиеш.

Табигатебезгә, үзебез яшәгән авылларга, урамнарга битараф булмасак иде, райондашлар! Чисталык үзебез өчен кирәк!

(фотоларда Актаныш авылының Гагарин урамына куелган чүп контейнерлары)

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: