Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Имтиханнар җитә

Барыбызга да мәгълүм булганча, 2013 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясендә мәгариф турында яңа закон керде Аның нигезендә, IX сыйныф укучылары өчен имтихан тапшыру мәҗбүри итеп куела. Уку елының соңгы чирегенә дә кердек. Әти-әниләрнең, укучыларның күңелен тагын бер мәсьәлә тырный башлагандыр. "Имтиханнар җитә". Аның көне якынлашкан саен йөрәк ныграк сикерә, тынычлык...

Барыбызга да мәгълүм булганча, 2013 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясендә мәгариф турында яңа закон керде Аның нигезендә, IX сыйныф укучылары өчен имтихан тапшыру мәҗбүри итеп куела.
Уку елының соңгы чирегенә дә кердек. Әти-әниләрнең, укучыларның күңелен тагын бер мәсьәлә тырный башлагандыр. "Имтиханнар җитә". Аның көне якынлашкан саен йөрәк ныграк сикерә, тынычлык кача бара. Районның төп дәүләт имтиханы буенча муниципаль координаторы Зимфира Хәкимова белән сөйләшүебез төп дәүләт имтиханнары турында.
- Дәүләт йомгаклау аттестациясе үз алдына берничә максат куя. Беренчедән, ул укучыларны алда - XI сыйныфта көтелгән Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен нигез булып тора. Икенчедән, укучыларның белем һәм күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерү дәрәҗәсен ачыграк күзалларга ярдәм итә. Өченчедән, тел гыйлеме бүлекләре (фонетика, лексикология, сүз төзелеше һәм ясалышы, морфология, синтаксис) буенча бирелә торган белем дәрәҗәсен, аларда игътибар ителәсе мәсьәләләргә ачыклык кертергә булыша.
- ТДИ (төп дәүләт имтиханы) укучыларның уйлау сәләтен дә үстерә, дип исәплиләр.
- Бу дөрестән дә шулай. Имтиханның яңа формасы укучыларның уйлау-фикерләү сәләтен дә, бәйләнешле язма текстлар төзү осталыгын да, тәкъдим ителгән фикерләрне үстерә барып, үз фантазиясен эшкә җигеп уйлый белү дәрәҗәсен бәяләргә дә мөмкинлек бирә. Дөрес, һәр яңа эш кебек, бу имтиханга әзерләнү, андагы биремнәрне үтәүдән курыкмау, алар алдында каушап-югалып калмау кебек сыйфатларны тәрбияләү, беренче чиратта, укытучы җилкәсенә төшә.
Укучыга бу эштә иң башта гамәлдәге дәреслекләр, кулланышта йөри торган төрле ярдәмлекләр - өстәмә материаллар таяныч була ала. Мәктәптәге әзерлек белән генә имтиханнарда уңышка ирешеп булмый, укучының да өйдә күп эшләве кирәк. Өчпочмакның өч түбәсе кебек, укытучы, ата-ана һәм укучы һәрвакыт тигез элемтәдә булырга тиеш.
- Укучыларны яңача аттестацияләү белем бирү өлкәсендә яңа проблемалар тууга да сәбәп булды дип исәпләмисезме?
- Әйе, ләкин ул проблемалар предмет укытучыларының гына түгел, ә бөтен коллективның, администрациянең, психологның, сыйныф җитәкчесенең һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең бергәләп хәл итәсе уртак борчу-мәшәкате. Ә инде имтихандагы уңышның иң төп һәм алыштыргысыз шарты булып укучының үзенең уңышка омтылуы тора. Моның өчен эшне укучының, мөмкинлекләреннән чыгып, белем һәм күнекмәләрен диагностикалаудан башлау кирәк.
- Быелгы ТДИ кайсы пунктларда башкарыла?
- Төп дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә башкарыла. Быелгы уку елында имтихан тапшыру пунктлары Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләре базасында булачак.
- Башка еллардан аермалары бармы?
- Узган елдан аермалы буларак, быел имтихан офлайн режимда түгел, ә онлайн режимда узачак. Имтихан материаллары тапшыру пунктына һәм кире Республика мәгълүматны эшкәртү үзәгенә имтихан көнендә ТР Дәүләт имтихан комиссиясенең тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан кертелә. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү өчен имтихан үткәрү пунктлары стационар һәм күчмә металл эзләү, видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазлана, имтихан тапшыру пункты аудиторияләрендә онлайн режимында видеокүзәтү оештырыла. Төп дәүләт имтиханы вакытында һәр бүлмәгә аны тулысынча колачларлык итеп икешәр видеокамера урнаштырыла һәм башыннан ахырына кадәр барысы яздырып барыла, шул вакытта имтихан барышын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтә. Әгәр имтиханга карата аңламаучанлык туа икән, тиз арада үткәрү пунктына чыга. Һәр аудиториядән язмалар белем бирү сыйфаты мониторингының Республика үзәгенә тапшырыла.
- Укучылар нинди имтиханнар бирә?
- 2015-2016 уку елында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар 4 имтихан тапшыралар. Шуларның икесе - мәҗбүри фәннәр (рус теле һәм математика), калган икесе - сайлап алган фәннәр. Быелгы уку елында укучылар сайлап алган имтиханнар: физика, химия, информатика, биология, тарих, география, инглиз теле, җәмгыять белеме, рус әдәбияты. Тагын шунысын әйтергә кирәк, сайлап алу имтиханына татар теле һәм татар әдәбияты фәннәрен дә сайлап була иде. Инде укучылар имтиханнарны сайлап бетерде. Икенче кат тикшерү үткәннән соң, база ябылды. Тагын бер яңалык: татар теленнән тест быел май аенда түгел, ә апрельдә үткәреләчәк.
- Быел районда ничә укучы ТДИ тапшыра?
- Быел 349 укучы төп дәүләт имтиханы тапшыра. Аларның 3се - сәламәтлекләре чикле булган укучылар. Инвалидлыкларын дәлилләгән МСЭ белешмәсе яки ПМПКсы була икән, алар ике мәҗбүри фәнне генә сайлый алалар, ә инде теләкләре була икән, сайлап алу фәнен дә бирә алачаклар. Безнең районның 3 укучысы да ике мәҗбүри фәнне генә тапшыра. Аларның документлары җыйналып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылды.
- Имтихан үткәрү пунктларында катнашучыларга да ниндидер таләпләр куеламы?
- Быел ТДИда катнашучы барлык вәкилләр дә имтихан тапшырачак. Муниципаль координаторлар имтихан тапшырды инде. Имтихан биргән барлык хезмәткәрләргә дә сертификат тапшырылачак.
- Әңгәмәбез ахырында әйтәсе килгән теләкләрегез...
- "Экзамен" сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә "сынау" дигәнне аңлата. ТДИ формасындагы сынау укучыларыбызга стресс алып килмәсен өчен, без укучыларда имтиханга карата дөрес мөнәсәбәт урнаштыру, имтиханны сынау буларак кына түгел, ә үзеңне тану, күрсәтү мөмкинлеге буларак та, ел дәвамында билгеләреңне яхшырта, имтихан тәҗрибәсе туплый алу, игътибарлылык һәм оешканлык сыйфатлары тәрбияләү мөмкинлеге бирүен дә аңлатырга бурычлы. Барлык укучыларыбызның да әлеге сынауларны җиңеп чыгуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев