Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БУ МӨҺИМ: Бүген Актанышта иң дус сыйныфны билгелиләр, бәйгедә ата-аналар да катнаша (+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)

Бүген, 22 ноябрь көнне, район мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды.

Беренче урын алу өчен ярышның кызу булачагы коридордан ук аңлашыла иде инде. Биредә укытучылар, әти-әниләр, укучылар жюри карамагына тәкъдим ителгән күргәзмә тирәсендә кайнашалар. Әлеге күргәзмәдә - укучыларның уңышларын, сәләтләрен раслаучы  мактау кәгазьләре, фотолар, стена газеталары, плакатлар, иҗади проектлар   һәм тагын әллә ниләр урын алган иде. 

Республика күләмендә өченче ел рәттән оештырылучы бәйгенең район этабында бүген 24 мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкилләре катнашты. 

Әти-әниләр комитеты мәктәпнең, сыйныф җитәкчесенең уң кулы дияргә кирәк.
Кайсы гына өлкәне алып карасак та, аларның берсе генә дә ата-аналар комитеты катнашыннан башка узмый. 

Мәктәп һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүенең тагын бер сәбәбе, ул да булса, әти-әниләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләр вакытында да укучыларның үз-үзләрен тотышы, дәрес барышы белән даими танышып барулары. Бу алым укучыларда үзтәнкыйть дигән бик мөһим сыйфат тәрбияли. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз, сыйныфта иң шук яисә тыңлаусыз бала да, әти-әниләр дәрестә кунак булып киткәннән соң иң тәртипле укучыга әверелә. Бу һич кенә дә куркыту алымы түгел, ә бары тик үзенең эш-гамәлләренә шәхсән үзенә нәтиҗә ясарга ирек бирү дигән сүз.


Кыскасы, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.

Әлеге чарага  жюри рәисе буларак чакырылган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары да мәктәп белән ата-ана бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклады. 
- Шушы ике звено бер улып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Менә шушындый бәйге-конкурслар аша да ата-аналарны мәктәпкә якынайтырга кирәк, - диде Ләйсән Фоат кызы. 


Командаларның визит карточкасын, күргәзмәләрен, проект эшен яклауны үз эченә алган бәйгегә гадел бәяне бүген махсус жюри составы бирде. Аның эшчәнлегендә районның мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова да катнашты. 

Ни дисәк тә, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.Ә бәйгегә килгәндә, әти-әниләр бәйге барышында моны үз үрнәкләрендә раслады. Камиллекнең чиге юк, шуңа да бу бәйге үсәр, камилләшер һәм тәҗрибә уртаклашыр өчен бер мәйдан булды.

Ә инде "Дус сыйныф серләре" дип аталган республика бәйгесенең район этабында җиңү яулаган команда Актаныш данын бәйгенең чираттагы зона этабында яклаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев