Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен!

Бәйрәм вакытында халыкның санитария иминлеген тәэмин итү өчен  туклануны оештыру,  сәүдә хезмәте күрсәтү аеруча зур җаваплылык сорый.

Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме – Сабантуй җитә. Бәйрәм вакытында халыкның санитария иминлеген тәэмин итү өчен  туклануны оештыру,  сәүдә хезмәте күрсәтү аеруча зур җаваплылык сорый. Халык арасында йогышлы авыруларны, азыктан агулануларны кисәтү максатыннан һәрбер сату ноктасында, җәмәгать туклануы предприятиесендә йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен  санитар-гигиеник таләпләр берсүзсез үтәлергә тиеш. Шулай ук кулланучы, сатып алучы да закон нигезендә куелган тиешле санитар таләпләрнең үтәлүен үзе дә белергә хаклы. Һәрбер  кешенең санитария культурасы югары булырга тиеш. 

Җәмәгать туклану предприятиеләренә һәм сату урыннарына куелган санитар-эпидемиологик таләпләр буенча,    җәмәгать туклану предприятиесендә (кафе, сезонлы ашханәләр, ресторан) әзерләнә торган, сатуга чыгарыласы  ризык ассортименты җирлектәге Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән килешенергә тиеш. Һәрбер ризыкның сыйфатын раслаучы документы, азык-төлекнең кайсы җирлектән икәнлеген күрсәтүче, сыйфатын раслаучы документы булырга тиеш. Бу документтан сатуга чыгарыласы продуктның эшләп чыгаручысы, китерүчесе ачыклана. 

 Шашлык сату өчен нинди таләпләр куела соң?  Сатуга чыгарыласы суелган мал ите бары тик махсус сугым  пункты аша гына үткән һәм шашлык өчен әзерләнәсе иткә шул сугым пунктыннан алган ветеринар таныклык (ф2) булуы кирәк.

 Шашлык бары тик шәхси эшмәкәрнең яки юридик затның җәмәгать туклануы предприятиесендә (кафе, ресторан яки ашханәсендә) әзерләнергә тиеш.  Безнең җәмәгать туклануы ел дәвамында  производство контроле белән тикшерү үткәреп тора. Эшчеләре медицина күзәтүе үтеп эшли. Үз мәшгүльлек алган физик кеше  өй шартларында медицина күзәтүе үтмича, ветеринар –санитар экспертиза үтмәгән  итне эшкәртергә тиеш түгел. Чөнки үзендә авыру билгеләре булмаса да,  эчәк авыруын  йөртүче булырга мөмкин, шул ук вакытта  кеше һәм маллар өчен уртак авырулар да бик күп.

Шашлык, технологиясе буенча эшкәртелгәннән соң, бары тик суыткычта сакланырга һәм бары тик сату урынында гына пешерелергә тиеш.

Тавык итеннән (окорочкадан) ясалган шашлык белән сату итү сальмонелләз авыруын профилактикалау йөзеннән рөхсәт ителми. Мангал өстендә аның тышкы тире өлеше кыза, ә эчке өлешенең ите пешеп җитми, сүле бүленеп тора. Технология таләпләре буенча тавык ите духовкада тиешле температурада пешерелеп бетәргә тиеш. Авыруның төп чыганагы булып, авыру кош-корт, терлекләр, авыру кеше тора.  Бу  авыруны йөртүче кеше дә авыру китереп чыгарырга бик мөмкин. Авыруның йогу юлы – ризык аша: тиешенчә эшкәртелмәгән йомырка, йомырка продуктлары,  сөт, сөт продуктлары, кош итләре аеруча зур роль уйный.

Дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык тыелмый, ләкин Рәсәй күләмендә дуңгызлар арасында Африка дуңгыз чумасы киң колач белән таралу сәбәпле, аның итен эшкәртүгә куелган  катгый таләпләрне үтәү шарт. 

Шулай ук сатып алучы да ризык сатып алганда аеруча игътибарлы булсын иде. Берничә катламлы  тиз бозылучан, кыска вакытлы саклану сроклы  ризыклар: хот-дог, гамбургер, итле пәрәмәчләр  суыткычсыз урыннан, кояш астында сакланып сатылырга тиеш түгел. Югары температурада микроблар үрчү өчен  итле мохит иң кулай санала, ә суыткычта саклау аларның үрчүенә юл куймый һәм ризык сыйфатлы саклана. Ризык мөмкин кадәр ашау алдыннан гына әзерәнергә, хуш исле һәм тышкы яктан күңелгә ятышлы булырга тиеш. Халык күпләп җыелган сату урыннарында спиртлы эчемлекләр, сыра белән сату итү катгый тыела.  Шулай ук чи ризык белән пешкән яки әзер ризыкның бергә булуы бик куркыныч. Кибетләрдә, сәүдә нокталарында бер суыткычтан туңдырма, ак май һ.б. белән чи котлет, яки пилмән, тавык түшкәсе бергә саклана икән, яки пешеп чыккан сыйфатлы ит ризыгын чи  ризык белән бергә кую, юылмаган  яки чи ризык тураган тактада  турау да ризыкның микроблар белән зарарлану куркынычын арттыра. Шуңа күрә чи, пешкән,  әзер ризык  өчен, бигрәк тә, чи кош ите , пешкән кош ите өчен аерым турау тактасы, пычагы  булдыру һәм аерым куллану бик  кирәк. 

Туклану  нокталарында рөхсәт ителә торган азык-төлек ассортименты түбәндәгечә:
Суыту җайланмасы аша гына каты ысланган казылык(3 сәгать эчендә сатылып бетү шарты белән);
Камыр ризыкларыннан: ватрушка, повидло белән пешерелгән пироглар, булка, кекс, рулет, коржиклар, кремсыз кондитер әйберләре;
Тиешле документлары булган сыер, сарык, дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык;
Юылган яшелчә, җиләк-җимеш, соклар, минерал сулар, кайнар чәй;
Урында пешерелгән очракта коймак, тәбикмәк. 

Сәүдә нокталарында яшелчә, җиләк-җимеш аерым үлчәү  аша, әзер ризыклар аерым ноктадан,  туңдырмалар бары тик суыткыч аша гына сатылырга тиеш. Шулай ук шикәр мамыгы сатып алганда да аның сыйфатын раслаучы документын таләп итү бик урынлы.  Сатучылар, пешекчеләрнең сату урынында медицина күзәтүе үткән кенәгәсендә: бактериологик анализы, суалчаннарга лаборатор тикшерү үтү нәтиҗәсе, флюрографиясе, тире һәм венерик авырулар табибының тикшерүе, прививкалар ясалган нәтиҗәсе(гепатит, кызылча, корь, дифтерия, гриппка каршы), терапевтның эшкә кертелә дигән мөһире булырга тиеш. Санитар-гигиеник уку үтү хакында белешмәсе булу шарт.

Сату яки туклану урынында сатучының эш урыны – махсус палатка, зонт  яки автофургон аша, тиз бозыла торган ризыкның (сөт, ит, балык ризыклары) бары тик суыткычлардан  гына сатылуын, бер нинди дә азык-төлекнең җирдә булмавын, сатучы яки пешекченең санитар киемнән булуын карарга кирәк. Ризык әзерләү урыны электр, газ плитәсе, кыска дулкынлы мич белән тәэмин ителергә, турау өстәлләре тиешенчә булып, пычак, турау такталары, ризыкны салу өчен табаклар, бер тапкыр гына кулланыла торган тәлинкә, кашык, чәнечке җитәрлек булырга тиеш. Ризык әзерләү өчен гарантияле бутилле су куллану шарт. Туклану урынында әзерләнгән ризыкның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуын тәэмин итү өчен туклануны оештыручы производство контроле үткәрергә тиеш.  Туклануны оештырганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кул юу урыннары, туклану өчен өстәлләр белән тәэмин итү кирәк. Персонал һәр төр блюдо өчен аерым бер тапкыр гына кулланыла торган перчаткадан эшләрга тиеш. Массакүләм бәйрәм чаралары вакытында әзерләнгән ризыкның көнлек пробасы суыткычта +2,+4 градуслы температурада 48 сәгать сакланырга тиеш.

Кеше сәламәтлеген  саклау – уңайлы һәм арзан да. Үткәрелгән бәйрәмнәребез хәвефсез, авыртуларсыз үтсен өчен һәрбер кеше үзенең һәм якыннарының, бигрәк тә, балаларның сәламәтлегенә битараф булмасыннар иде. Шунысын да искәртәсе килә, һава шартлары бик кызу булган очракта баш киемсез йөрмәү, бигрәк тә балаларны туры кояш нурыннан саклау шарт һәм эчә торган су белән тиешенчә тәэмин итүне дә онытмаска кирәк.

Һәр елны сату, туклану урыннарында ветеринария, Роспотребнадзор, полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кизү тору булачак. Закон куйган таләпләрне үтәмәгән очракта эшмәкәр яки юридик затның сатуга кертелмәве һәм административ чара күрү каралган. Күңелле бәйрәм мизгелләрен бозмыйча, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрсәк иде. Барлык райондашларны, кайткан кунакларны халкыбызның милли бәйрәме белән тәбрик итәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев