Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУРДАН КАЛА, УТТАН КАЛМЫЙ: Актаныш районында 4 шәхси йорт янган

Агымдагы елда Актаныш районы территориясендә барлыгы 38 янгын очрагы теркәлгән. 2017 елда исә аларның саны 41гә тәңгәл булган.

Янгыннар вакытында, шөкер, үлем-китем очраклары теркәлмәгән. Шулай да ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Бурдан кала, уттан калмый дигән гыйбарәгә райондашларыбыз быел 14 тапкыр инанган – нәкъ шушы сандагы объектлар янып, көл өеменә әверелгән. 23 корылма теге яисә бу күләмдә зыян күргән.

Узган ел янгыннар вакытында 1 автомобиль яраксыз хәлгә килгән, икесе өлешчә янган, 3 терлек вафат булган булса, быел район буенча мондый нәтиҗәләр теркәлмәгән.

Корылмаларга “кызыл әтәч” тәүлекнең төрле вакытында килеп кунса да, нигездә, иң күп янгын очрагы көндезге 12.00 белән 16.00 сәгать аралыгында теркәлгән. Андыйларның саны 9га җиткән. Кичке сигезгә  сәгатькә кадәр – 8, төнге уникегә кадәр – 5, иртәнге дүрткә кадәр – 7, көндезге сәгатьләрдә 5 янгын чыккан. Ягъни,  иң күп янгын кеше уяулыгын югалта торган вакытларга туры килгән.

Ни кызганыч, Актаныш районында агымдагы елның 20 декабренә кадәр 4 (узган ел 8) шәхси йорт, 9 (узган ел 8) сарай, 3 гараж янгыннан зыян күргән. Янгын сүндерү оешмасы хезмәткәрләре 2 тапкыр чүп савыты, печән яну очракларына да чыккан.

Әмма районда  “кызыл әтәч” иң еш килеп куна торган урын булып әле дә мунчалар кала бирә. 12 ай эчендә җирлекләрдә барлыгы 19 мунча янган. Узган елда да бу сан шактый булып теркәлгән – 16.

Янгын сәбәпләрен әллә каян читтән дә эзлисе юк. Электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану технологиясе сакланмау (13 очрак), электр, газ  белән эшләүче көнкүреш техникасы дөрес кулланмау (5/2), ут белән сак эш итмәү (5) – болар барысы да  ут чыгуга сәбәп булган. Райондагы бер янгын яшен сугу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Ләкин янгын сәбәпләренең иң күбе – мич җылыту системасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү һәм бозу. Хәер, янгын сәбәпләрен анализлагач,  ике дистәгә якын янгынның  ни өчен мунчадан килеп чыгуы аңлашыла кебек. Үзебезнең саксызлык, салкын караш нәтиҗәсендә еллар буе булдырган мөлкәтебезне көлгә очырабыз икән ич без.

Инде яңа елда мондый аяныч нәтиҗәләр булмасын дисәк, хөрмәтле райондашлар, уяулыкны арттыру  һәм янгын китереп чыгарырга сәләтле приборларны, системаларны каты контрольдә тоту сорала. Вакытында алыштырылган электр чыбыклары, төзекләндерелгән мичләр, көнкүреш техникасын үз юнәлешендә генә куллану кебек гади кагыйдәләр мал-мөлкәтне дә, гомерне дә саклап калуда иң нәтиҗәле чараларның берсе. Шуны истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев