Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бурыч - җыелган сөтнең бер литрына 16 сумнан да ким булмаган бәядән исәп-хисап ясау

15 март көнне Актанышта терлекчелек тармагы буенча февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләнгән бәяләр белән дә таныштырдылар. - Февраль аенда шәхси сектордан җыелган сөтнең бер литрына 16 сумнан да ким булмаган бәядән исәп-хисап ясарга дигән бурыч куйган булсак та, кайбер җирлекләрдә хәтта 14 сум...

15 март көнне Актанышта терлекчелек тармагы буенча февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләнгән бәяләр белән дә таныштырдылар.
- Февраль аенда шәхси сектордан җыелган сөтнең бер литрына 16 сумнан да ким булмаган бәядән исәп-хисап ясарга дигән бурыч куйган булсак та, кайбер җирлекләрдә хәтта 14 сум 50 тиеннән хисап ясаган сөт җыючылар бар. Сөткә бәяләр кимесә дә, ни өчен сөт сатучылар зыян күрергә тиеш? Бераз сөт җыючылар да үз кесәләренә азрак кергән акчалар белән килешергә тиешләр, - диде Илфак Бариев. - Март аеның ике атнасына җыелган сөтнең литрына 15 сумнан да ким булмаган исәп-хисап ясауга ирешү бурычы куябыз. Авыл җирлеге башлыклары, сез моны контрольдә тотарга тиешсез.
Кайбер авыл башлыклары сөт җыючылар безне тыңламый, дигән фикерләрен дә җиткерде. Бу очракта сөт җыюны башка кешеләргә тапшырачакбыз, дип басым ясады район җитәкчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев