Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫН БӘЙЛӘҮЧЕ БӘЙРӘМ: Такталачык халкы карга боткасына җыйналды (+ БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Хәзер инде үзебезнең балачак эзләре калган аланга оныклар белән киләбез – шуның белән бәхетлебез! Балаларга карап,үзебезнең шул чакларны хәтердә яңартабыз. Буыннар чылбырын бәйләүче бәйрәм бит инде ул.

Быелгы Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Актаныш районы халкы бердәм төстә каршы алды. Һәр җирлектә карга боткалары пешеп, бәйрәм табыннары авылдашларны, кайткан кунакларны бергә җыйды. 

Такталачык җирлегендә дә карга боткасы, чын мәгънәсендә, авыл бәйрәменә әверелде. Әҗмәт авылы яныннан агучы Шәбез елгасы яры бу көнне бала-чагаларның шат авазыннан яңгырап торды, олысы-кечесе, барлык эшләрен читкә куеп, бәйрәм мәйданына агылды. 


- Карга боткасын үзебез дә кечкенә чакта көтеп ала идек. Ул вакытта бәйрәм аеруча җанлы, күңелле булып истә калган. Хәзер инде үзебезнең балачак эзләре калган аланга оныклар белән киләбез – шуның белән бәхетлебез! Балаларга карап,үзебезнең шул чакларны хәтердә яңартабыз. Буыннар чылбырын бәйләүче бәйрәм бит инде ул,- дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты карга боткасына килүчеләрнең берсе.

Мәйданга җыелган халык тарихны да барлады: элек-электән 1 май бәйрәмендә балаларга карга боткасы пешерүче ак яулыклы әбиләр, апалар искә алынды. Бүген җирлектә бу бәйрәм алар салган сукмактан бара - юк, онытылмый авылның йөзек кашына тиң өлкән буыны! 

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Әҗмәт авылы халкы ел саен бу урында ботка пешерә –башлангычны тормышка ашыручы Илфак Гыйбадуллин. Быел исә бирегә бөтен җирлек чакырулы иде. 

Җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов та карга боткасын авыл халкы белән бергә авыз итте: 


- Җирлекнең идарә дилбегәсе минем кулга тапшырылгач, мин сезнең сулыш белән яшим. Такталачык татар дөньясына бик күп атаклы шәхесләр биргән данлы җирлек. Минем максат – җирлекнең булган проблемаларын чишү, аның үсеше-киләчәге өчен тырыш хезмәт кую. Бердәм булып, аңлашып эшләргә, яшәргә язсын, - диде башлык. 


Илһам Сәлимҗан улы бүгенге чарада балаларның аеруча күп булуына сөенечен яшермәде. “Авылларны саклап калыр өчен аларның ышанычлы киләчәге – яңа буыны булырга тиеш. Алар дип яшибез, алар дип шушы бәйрәмнәрне оештырабыз бит, - дип азсызыклады ул. 

Карга боткасына килгән балалар бүген рәхәтләнеп ял итте, төрле бәйге-ярышларда катнашты. Өлкәннәр дә бәйрәмне җыр-биюләре белән ямьләп торды. 

Такталачык мәдәният йорты җитәкчесе Илфак Гыйбадуллинның карга боткасы тарихын сөйләве бәйрәмнең мөһим өлешен тәшкил итте. Балаларга   бу бәйрәмнең тамырлары  язгы кыр эшләренә барып тоташуны бәян итү тәрбияви характер йөртте: бүген авыл кешесенең намуслы хезмәте нәтиҗәсендә табыннарыбыз  мул, өсләребез бөтен – кеше хезмәтенең кадерен  киләчәк буын кечкенәдән үк аңлап үссен иде.

Бүген такталачыклылар борынгыдан килгән карга боткасы уеннарын да искә төшерде. Йомырка тәгәрәтү уенын балалар аеруча яратып кабул итте. 

Чара  ахырында исә ботка хуҗалары – каргаларга да  бәйрәм боткасыннан өлеш чыгарылды. Йола шулай куша...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев