Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Быел да Актаныш районының иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медале тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә Әтәс авыл җирлегенә караган Апач авылында 31 ел иңне-иңгә куеп, парлы, бәхетле гомер кичергән Гөлсинә Гаян кызы һәм Илдар Мисбах улы Хәмзиннар лаек булды.

Моннан 10 ел элек, 2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге дә ел саен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап билгеләп үтә. Ел саен әлеге бәйрәм уңаеннан Актанышның иң үрнәк гаиләсе билгеләнеп, ул гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла. 

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль чыгарган иде. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.


Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә Әтәс авыл җирлегенә караган Апач авылында 31 ел иңне-иңгә куеп, парлы, бәхетле гомер кичергән Гөлсинә Гаян кызы һәм Илдар Мисбах улы Хәмзиннар лаек булды. 

Җирлектә генә түгел, район халкына да үрнәк бу гаилә мәхәббәттән үрелгән ояларында 3 бала тәрбияләп үстерәләр, бүген инде 4 оныклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни алар. 
Быел "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале  Актаныш районында үткән мөселман балалар сабантуенда тапшырылды. Хәмзиннар гаиләсен районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мөхәммәдиевалар тәбрикләде. 

Гөлсинә һәм Илдар Хәмзиннар гаиләсен сабантуйга җыйналган  балалар да алкышларга күмде. Шул рәвешле  Хәмзиннар гаиләсе балалар өчен дә үрнәк өлгегә әверелде. 

Сүз уңаеннан, узган ел Актаныш районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале
Киров җирлегенә караган Олимән авылында гомер кичерүче Инзилә һәм Фаис Фазуллиннар 
гаиләсенә тапшырылган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев