Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәйгедән – җиңү белән

Күптән түгел Алабуга шәһәрендә, технология фәне буенча, укучыларның "Иҗади хезмәт" дип исемләнгән VII регионара бәйгесе үтте. Анда Актанышның 1нче мәктәбе укучысы Айдар Галимҗанов - I, Мари Суыксу мәктәбе укучысы Ленарис Арсланов III урыннарны алдылар. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүдә технология дәресләре аеруча мөһим роль уйный. Моның шулай икәнлеген мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре...

Күптән түгел Алабуга шәһәрендә, технология фәне буенча, укучыларның "Иҗади хезмәт" дип исемләнгән VII регионара бәйгесе үтте. Анда Актанышның 1нче мәктәбе укучысы Айдар Галимҗанов - I, Мари Суыксу мәктәбе укучысы Ленарис Арсланов III урыннарны алдылар.
Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүдә технология дәресләре аеруча мөһим роль уйный. Моның шулай икәнлеген мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә аңлый һәм технология кабинетларын җиһазландыруга әһәмият бирәләр.
Без укыган вакытларда хезмәт дәресләрен көтеп ала идек. Кызлар тегү тегәргә, бәйләм бәйләргә, ә малайлар остаханәдә кулларына чүкеч, балта тотып, агач шомартып, үзләренчә ирләр эшенә өйрәнәләр иде. Соңгы елларда хезмәт дәресләре технология дип йөртелә башлады. Һәм аның сәгатьләр саны да азайды. Тик әһәмияте югалмады. Чөнки нәкъ шушы технология дәресләрендә кызлар да, егетләр дә гади генә кебек тоелган, әмма тормышта иң кирәкле һөнәрләргә башлангыч алып чыгалар.
Замана алга киткән саен хезмәт кораллары да камилләшә. Технология кабинетларында чүкеч белән кадак кагулар юк дәрәҗәсендә. Хәзер барлык җиһазлар электрлаштырылган. Алар белән эш итәргә өйрәтү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә төшендерү өчен укытучыдан үтә дә сабырлык һәм җаваплылык сорала. Өстәвенә, технология фәне буенча төрле ярыш һәм бәйгеләрнең саны да күпкә артты. Безнең район укучылары әлеге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар.
- Технология дәресләренә укучылар теләп йөри. Чөнки заман таләпләренә җавап бирердәй төрле станокларыбыз бар. Айдар Галимҗанов "Мин - мастер" дигән конкурста җиңеп, 200 мең сумлык грант откан иде. Шул акчага станоклар алдык. Икенче бәйгедә җиңеп, тагын 300 мең сумлык грант оттык. Аңа да эш кораллары кайтты. Малайларны шушы станокларда эшләргә өйрәтергә тырышам. Үзләре дә кызыксыналар, - ди Актанышның 1нче мәктәбенең технология укытучысы Дилшат Мөхәмәдиев.
- Технология фәненнән үткән бәйгеләрдә, олимпиадаларда теләп катнашам. Төрле әйберләр иҗат итәргә яратам. Узган ел Петербург шәһәрендә технология фәне буенча узган Бөтенрәсәй олимпидасында катнаштым. Кызганыч, призлы урыннарга керә алмадым. Узган атнада Алабуга шәһәрендә узган, укучыларның "Иҗади хезмәт" дип исемләнгән VII регионара бәйгесендә җиңү яуладым. Ул өч этаптан торды. Беренчесе - тест, икенчесендә - гамәли эш, өченчесендә иҗади хезмәт эше иде. Иҗади эш электр техникасы буенча булды. Электр җиһазларын бер-берсенә тоташтырып, электр чылбыры төзедем, - ди Айдар Галимҗанов.
- Мин кечкенә вакыттан бирле конкурсларда катнашам. Максатым җиңү булмаса да, анда катнашу, үземне сынап карау мине яңа бәйгеләргә рухландырды. Быел минем өчен аеруча сөенечле булды. Беренче тапкыр, Ярославль шәһәрендә узган "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" дигән форумда катнаштым. Уңышлы гына чыгыш ясадым, - ди Ленарис Арсланов.
Әлеге форумнан кайтышлый ул Алабуга шәһәрендә узган бәйгедә катнашып, III урынны яулый. Ленарисның технология фәне белән ныклап кызыксынуында әтисе Лениславның да роле зурдыр. Чөнки Ленислав Арсланов мәктәптә шушы фәннән укыта. Ленарис кечкенәдән үк әтисенең төрле эш кораллары белән эшләвен күзәтергә ярата. Укый башлагач, үзенең дә төрле әйберләр ясыйсы килү теләге елдан-ел арта гына.
Технологиядән төрле проектлар эшләү өчен физика, математика фәннәрен дә яхшы белү кирәк. Ниндидер җиһаз ясау өчен төгәллек сорала.
Соңгы елларда районда моделизмга да бик нык игътибар бирелә. Бу да технология фәненә кагылышлы. Төрле җиһазлар ярдәмендә су, авиа, автомодельләр ясау егетләрдә зур кызыксыну уята. Мәктәп укучылары әлеге төрләр буенча да бәйгеләрдә теләп катнашалар.
Технология дәресләрендә алган һөнәрләре киләчәктә аларга тормышта булышыр дигән ышаныч бар. Чөнки егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит. Аеруча хәзерге заманда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев