Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Быел Актаныш-Пучы-Бүләк юлында, Уразай тавы өлешендә 30 млн сумлык эш башкарылачак

Актаныш районында гомуми юллар челтәре 1044 км араны тәшкил итә. Моның эченә федераль, региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юллары һәм авыл юллары керә. Шушы юлларның торышы һәм ремонт эшләре хакында район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, район буенча региональ юлларның 25% ын,...

Актаныш районында гомуми юллар челтәре 1044 км араны тәшкил итә. Моның эченә федераль, региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юллары һәм авыл юллары керә. Шушы юлларның торышы һәм ремонт эшләре хакында район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, район буенча региональ юлларның 25% ын, авыллар арасындагы юлларның 40% ын каты катлам белән түшәү бурычы тора әле.
Агымдагы 2017 елда барлык региональ юллар эшләренә 328 млн. сум акча каралган. Бүгенге көндә Актаныш-Пучы юлының Әтәс-Чынык авыллары арасында 8 км арада ремонт эшләре бара, Аккүз-Михайловка-Чишмә юлында 3,3 км арада вак таш түшәләчәк, Мерәс-Шәрип авылларын биш км якын асфальт юл тоташтырачак. Бу эшләр барсыда быел тапшырылачак.
Шулай ук Актаныш-Пучы-Бүләк юлында, Уразай тавы өлешендә 30 млн сумлык эш башкарылачак. Таулы өлеше кисеп эшләнәчәк, чөнки әлеге урын автомобиль йөртүчеләргә зур гына уңайсызлыклар тудыра. Проект буенча әлеге юл норматив таләпләргә туры китереләчәк.
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев