Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Быел укучылар мәктәпкә 4 сентябрьдә генә бара

Бу - 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме, 2 се, 3 се - атналык ял көннәре булганга шулай. Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се -...

Бу - 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме, 2 се, 3 се - атналык ял көннәре булганга шулай.
Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Шулай итеп, быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана.
ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән. Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагын бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул, Путин белән очрашканда, шушы фикерне әйткән булган, әмма Россия Мәгариф министрлыгы әлеге тәкъдимгә игътибар итмәгән. Жириновский, компенсация сыйфатында, уку елын 15 июльгә кадәр озынайтырга да тәкъдим итә. Бу хакта аның сүзләрен ТАСС җиткергән.
Күпчелек илләрдә яңа уку елы 15 сентябрьдән башлана, мәсәлән, элеккеге Совет иле республикалары Грузия һәм Азәрбайҗанда шулай.
Шул ук вакытта Россия Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка һәм төбәк башлыкларына уку елы башлануның үзгәрә торган графигын булдыру мөмкинлеге турында уйланырга кушкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Бу очракта мәктәпләрдә һәм югары уку йотларында укуны 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр төрле вакытта башлау күзаллана. Июль аенда шундый тәкъдим белән президент ярдәмчесе Игорь Левитин чыккан.
Уку йортларында дәресләр башлануга бердәм вакыт 1935 елның сентябрендә кертелә. Халык комиссарлары советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының 1984 елның 1 сентябре карары нигезендә, рәсми рәвештә ул дәүләт бәйрәме итеп билгеләнә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/30/145358/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев