Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЫЕЛГЫ УҢЫШ УҢЫШЛЫМЫ?: Татарстанда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар – ИСЕМЛЕК

Бөртеклекләрнең иң зур уңышы - Буада. 2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар мәгълүм. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматтан билгеле. Зәй районы - уртача уңыш гектарыннан 49,9 центнер, 190 мең тонна ашлык җыеп алынган; сөт җитештерү күләменең актив үсеше күзәтелә; Буа районы...

Бөртеклекләрнең иң зур уңышы - Буада.
2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар мәгълүм. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматтан билгеле.
Зәй районы - уртача уңыш гектарыннан 49,9 центнер, 190 мең тонна ашлык җыеп алынган; сөт җитештерү күләменең актив үсеше күзәтелә;
Буа районы - бөртеклекләрне иң күп күләмдә суктыручылар - 200 мең тоннадан артык, уртача уңыш гектарыннан 37 центнер;
Сарман районы - 190 мең тоннан икмәк җыеп алынган, гектар уңышы - 44,4 центнер;
Тәтеш районы - 172 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектар уңышы - 40,3 центнер;
Актаныш районы - 172 мең тонна икмәк, гектар уңышы - 39,1 центнер;
Нурлат районы - 145 мең тоннан икмәк, гектар уңышы - 46,1 центнер;
Балык Бистәсе районы - яхшы динамика - 156 мең тонна. Бу иң югары күрсәткечле 1997 елдан 11 мең тоннага артык;
Кукмара районы- районнар арасында сөтнең тулай җыемы буенча лидер;
Әтнә районы - савым көтүенең югары нәтиҗәлелеге;
Саба районы - сөт терлекчелеге тармагында югары инновацион активлык;
Балтач районы - нәселле хуҗалыклар саны буенча лидер - 18 берәмлек;
Мамадыш районы - мөгезле эре терлек итен җитештерү күләме арту тизлеге зур булуы белән аерылып тора;
Әлки районы - сөт җитештерү югары тизлек белән арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев