Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ БЕЛӘН: 26 май – Россия эшмәкәрләре көне

Актанышыбызда да урта һәм кече бизнес өчен бөтен шартлар тудырыла. Әлеге тармакта ирешелгән уңышлар районыбыз икътисады үсешендә дә зур әһәмияткә ия.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Районыбызның соңгы еллардагы тормышы урта һәм кече эшмәкәрлек эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул үсә, киңәя, көннән-көн яшәешебезнең барлык өлкәләренә дә тирәнрәк үтеп керә. Эшкуарлыкны үстерү – республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Актанышыбызда да урта һәм кече бизнес өчен бөтен шартлар тудырыла. Әлеге тармакта ирешелгән уңышлар районыбыз икътисады үсешендә дә зур әһәмияткә ия. 

Үз эшчәнлекләрен алып баручылар район халкы өчен яңа эш урыннары булдыралар. Яңа төр продукция җитештерелә, хезмәт күрсәтү төрләре арта. Районның социаль өлкәсендә дә активлык күрсәтелә, сез бик теләп иганәчелек ярдәме күрсәтәсез. Хәйрия акцияләрендә катнашып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, социаль учреждениеләргә булышып торасыз. Шуның өчен сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. 

Киләчәктә әле күзаллаган мөмкинлекләр шактый. Тагын да үсәргә, Актаныш халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә кирәк. Алдыгызда торган киртәләрне җиңәргә, зуррак уңышларга ирешергә көч-куәт, сәламәтлек телим. Гаиләләрегездә иминлек булсын, башлаган эшләрегез чәчәк атсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев