Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ БЕЛӘН: Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез – сабантуй белән тәбрик итәм.

Сабантуйны һәрберебез көтеп ала.  Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Иң халыкчан бәйрәм ул – безнең сабантуебыз. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, һава торышы да кулай игенчелек өчен. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Көтеп алган бәйрәмнәрдә һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын!

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле игенчеләр! Кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да Актаныш муниципаль районы сабантуйларына  чакырам. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен, тормышыбызга ямь өстәсен! 

 

фото:https://yandex.ru/images/searchp=1&text=сабантуй%202018&img_url=http%3A%2F%2Fitd3.mycdn.me%2Fimage%3Fid%3D835887648962%26t%3D20%26plc%3DWEB%26tkn%3D*1VM4jWftKKstnJxyRqYMjsu6_c8&pos=56&rpt=simage
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев