Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәйрәм белән Сезне, газиз әнкәйләр!

Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат юктыр. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - дөньябызның яме. Һәркемнең иң газиз, якын кешесе ул - әни. Алар тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да. Боларның барысы өчен дә без әниләргә...

Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат юктыр. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - дөньябызның яме.
Һәркемнең иң газиз, якын кешесе ул - әни. Алар тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле.
Россия Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аңа хөрмәт күрсәтә.
Ана назы - мәңгелек. Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы хисләр калдырадыр. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.
Кадерле, газиз әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, озын гомер, ак бәхетләр телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни, әби булып, шатланып-сөенеп яшәүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев