Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Бу көннәрдә җирлекләрдә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру чаралары үтте. Ветераннар белән очрашып-сөйләшеп, аларның хәл-әхвәлләрен белү, хатирәләрне яңарту, хәзерге буынга сугыш чорының авырлыкларын аңларга тагын бер тапкыр ярдәм итте. Узган җомгада районның ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Актанышта яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына да юбилей медальләре тапшырылды. Аны ветераннарыбызга...

Бу көннәрдә җирлекләрдә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру чаралары үтте. Ветераннар белән очрашып-сөйләшеп, аларның хәл-әхвәлләрен белү, хатирәләрне яңарту, хәзерге буынга сугыш чорының авырлыкларын аңларга тагын бер тапкыр ярдәм итте.
Узган җомгада районның ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Актанышта яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына да юбилей медальләре тапшырылды. Аны ветераннарыбызга муниципаль район башлыгы Фаил Камаев изге теләкләрен җиткереп, кулларын кысып, үзе күкрәкләренә такты. Сугышта катнашкан ветераннарга яудагы батырлыклары, тылда хезмәт куйганнарга җиңүне якынайтуда керткән өлешләре өчен зур рәхмәтен белдерде:
- Сез күргән михнәт, сагыш-кичерешләрне хәзерге заман балалары чын мәгънәсендә күз алларына китерә алмый, чөнки андый авырлыкларны бүгенге көн кешесе күтәрә алмас иде. Без яшь буынга, сезнең ярдәм белән, тарихны дөрес итеп аңлатып калдырырга бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев