Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәйрәм белән Сезне, өлкәннәр!

Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт куйдыгыз. Бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләрне үз үрнәгегездә тәрбияләүгә лаеклы өлешегезне...

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт куйдыгыз. Бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләрне үз үрнәгегездә тәрбияләүгә лаеклы өлешегезне кертәсез.
Хөрмәтле ветераннар, районда сезнең һәркайсыгызга барып җитәрлек итеп эш оештырыла. Ветераннарга һәм инвалидларга уңайлы шартлар тудырыла, социаль хезмәт күрсәтү камилләштерелә, ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара.
Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев