Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ КОТЛАВЫ: Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә

Кадерле гүзәл затлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Буранлы, салкын кышлардан соң килгән  8 Март – иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезнең тормышыгызны ямьләсен, яшәү көче өстәсен. 


Хатын-кызның роле җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, җитештерү сәнәгатендә, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрдә актив эшлиләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында актив эшчәнлек алып баралар. Шул ук вакытта гаилә җылысын саклап яшиләр. 


Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә сезгә гөл-чәчәкләргә тиң матурлык, шатлыклы, аяз таңнар, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев