Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Колын авылында Корбан гаете (+ ФОТОЛАР)

Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.

11 август көнне бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. 

Корбан бәйрәме – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул. Корбан – Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү.

Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.

Районыбызның 40-45 хуҗалыклы Колын авылында гаеткә  70 кеше килде, балаларның да  актив катнашуы куанычлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев